Түбән Биш авылында сайлауга иң беренче булып Нина апа килде
Түбән Биш авылында 77 яшьлек Нина апа Ананьева сайлау участогы ишек төбенә сәгать 8 тулганчы килеп баскан иде.
Авыл кешесе эшен иртә бетерергә өйрәнгән. Түбәнбишләр дә шулай. Нина апа сайлауга иң беренче килүче булды. Аның артыннан ирле-хатынлы Гомәр Мәхмүтович белән Әлфия Габделхаковна Мухамовлар үз тавышларын бирде.Аларга гаилә белән сайлауга килгән өчен махсус беләзекләр бирелгән.

-1478нче сайлау участогы Түбән Биш мәдәният йортында урнашкан. 207 сайлаучыбыз бар, шуларның 5се беренче мәртәбә сайлауларда үз тавышын бирә, ди сайлау комиссиясе әгъзасы Лариса Кузнецова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев