Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Биш авылы мәктәбе тарихы турында яңа китап чыкты

16 майда көндезге сәгать 10да Түбән Биш мәктәбендә китапны тәкъдим итү һәм мәктәпнең юбилей кичәсе узачак.

«Түбән Бишем — бишегем, мәктәбем – горурлыгым!» китабының авторлары — күренекле якташларыбыз Рафис Шәймәрданов һәм Лидия Голубева (Иванова).

Түбән Биш мәктәбе — районда, республикакүләмендә дан тоткан, чал тарихлы, танылган мәктәпләр рәтеннән. Рабит Батулла әйтмешли:

«Түбән Биш мәктәбе төпле белем-тәрбия бирүе белән заманының университеты саналгандыр».

Китап авторлары — икесе дә Түбән Биш мәктәбендә белем-тәрбия алып олы тормышка аяк баскан һәм анда үз урыннарын тапкан шәхесләр. Лидия Голубеваның (Иванова) әтисе Иван Яковлевич Иванов — 30 ел шушы мәктәп директоры булып эшләгән зур хөрмәткә лаек булган шәхес.

Рафис Шәймәрданов — шулай ук шушы мәктәптә урта белем алган Әхмәт авылы егете. Бүгенге көндә педагогика фәннәре докторы, Чаллы педагогика университетының З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге кафедра профессоры, Ханты-Манси автономияле округы — Юграның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең Югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының мактаулы остазы. Китап авторлары икесе дә бер сыйныфта укып, 1972 елда Түбән Биш мәктәбен тәмамлаганнар.

Китап язу тарихы турында

 Бу фикер соңгы берничә дистә еллар Лидия Ивановнаны борчый. Ул ничек итеп мәктәп тарихын язарга иде дип хыялланып яши. 2022 елның гыйнвар аенда Түбән Биш мәктәбендә очрашу була. Бу очрашуга Николай Дунаев, Рабит Батулла, Рафис Шәймәрдановлар чакырулы була. Очрашуда Лидия Ивановна сабакташы Рафис Шәймәрдановка да шушы тәкъдимне ясый һәм аның тарафыннан хуплау таба. Шул вакыттан бер елдан артык вакыт уза һәм Лидия Ивановнаның бу зур хыялы тормышка аша да инде. Ел дәверендә бертуктаусыз Лидия Ивановна һәм аның әтисе Иван Яковлевич тарафыннан тупланган материал, альбомнар китап битләренә ята. Инде 2024 елның көз айларына китап формалаша.

«Китап без аны ничек күрергә теләдек шулай булды. Безнең милләт әйтмешли, „кәгазьгә төшкән тамганы балта белән юынып алып булмый“. Бу проектны тормышка ашыруга мөнәсәбәтле булган һәммә кешегә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез», — ди авторлар.

16 майда көндезге сәгать 10да Түбән Биш мәктәбендә китапны тәкъдим итү һәм мәктәпнең юбилей кичәсе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев