Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тройсын бәйрәме узачак

Зәйдә һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар.

Сарсазбагражлылар - Питрауны, сәвәләйлеләр - Боламыкны, Якты Күлләр - Казанскаяны, Югары Баграж, Туңылҗа белән Федоровка авыллары халкы исә Тройсынны бәйрәм итә.
Тройсынны халыкта яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган.
4 июньдә Югары Баграж, Федоровка авыллары халкы Тройсынны бәйрәм итәргә җыена.
“Бәйрәмдә төрле уеннар-бәйгеләр уздырылачак, җыр-бию тынмаячак, шулай ук керәшен җырлары конкурсы да оештырыла”, - ди Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.
Ә Федоровка авылында Тройсын бәйрәменә авыл халкы акча җыеп, бүләкләр алганнар.
“Бәйрәмдә уен-бәйгеләр, җыр-биюләрдән тыш, пат-риотик темага да зур игътибар биреләчәк. Авылдан мобилизация буенча алынган егетләрнең әти-әниләренә бүләкләр дә тапшырылачак”, - ди Валентин Атласов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев