Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре җиңүләр яулый

20 майда Түбән Камада “ВОИН” дип аталган балалар көрәш лигасы сериясен ачып җибәрделәр.

 Өч этаптан торачак әлеге ярышларда Россиянең 7 төбәгеннән: Волгоград, Мәскәү, Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Коми Республикасыннан, Пермь, Татарстаннан яшь көрәшчеләр катнашты. Зәй данын биредә тренер Илнар Хәйруллин кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. 28 килограммга кадәр үлчәүдә Әбүбәкер Мугурбиев җиңүче булды. 30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Айнур Юнысов, 36 килограммда Данис Землянов, 40 килограммда Анатолий Миньков – икенче, үз үлчәү категорияләрендә Данил Карпов, Егор Минеев, Данис Фаршатов, Әмир Хөснетдинов – өченче булдылар.

Фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев