Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Зәйдә булды

Адель Мөбарәкшин социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

29 февральдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 20нче бүлеге, «Шатлык» һәм мәшульлек үзәкләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Моннан тыш, министр урынбасары мәшгульлек һәм «Шатлык» үзәкләрендә булды, шулай ук «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә капиталь ремонт үткәрү барышы белән танышты.

Адель Мөбарәкшин хезмәт коллективларын республиканың төрле тармаклары үсеше динамикасы белән таныштырды. Россиядә Гаилә һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чараларны оештыру һәм үткәрү темаларына кагылды. Ул шулай ук райондагы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары эшенең җайга салынуын билгеләп үтте һәм тырыш хезмәтләре өчен зәйлеләргә рәхмәт белдерде.

Фотолар социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев