ТР Рәисе тарафыннан Зәйгә пассажирлар йөртү өчен яңа автобус тапшырылды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
ТР Рәисе Россия Президенты Владимир Путинның җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләне шәхси контролендә тотуын әйтте. Ул юллар төзү һәм автобусларны яңартуда ярдәм күрсәткән өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Автобуслар Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Минзәлә, Бөгелмә районнары белән берлектә Зәйгә дә бирелде.
«Безнең пассажир транспорты предприятиесе бер яңа автобуслы булды. Бу исә безгә халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә ярдәм итәчәк», — диде Зәй предприятиесе җитәкчесе Александр Басыров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев