Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы рәисе республикада гаиләләргә булышлык дәвам итәчәклеген әйтте

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда уза торган «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатлек телемарафонда Гаилә елы тәмамлана, әмма Татарстанда гаиләләргә ярдәм дәвам итәчәк, дип белдерде.

«Безнең илдә һәм республикада гаилә традицияләре бик көчле. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе ул, бу өй учагының җылысы, ярдәм һәм үзара ышаныч», - диде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, гаиләдә шәхес формалаша башлый.

«Бүген Татарстанда балалы 480 меңнән артык гаилә яши, шуларның 55 меңнән артыгы – күп балалы һәм узган вакыт эчендә аларның саны сизелерлек артты», - дип өстәде сәясәтче.

«Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында катнашучылар Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елына йомгак ясый. Иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 21гә кадәр студиядә туры эфирда 50дән артык гаилә һәм 100 бала була. Бу көнне тамашачылар гаилә парларының танышу тарихларын беләчәк. ТНВның туры эфирында Кыш бабайлар парады, «Татарстанның Халык Кыш бабае» конкурсы уза. Көн азагында халык тылсымчысының исеме игълан ителә. Аны «Вконтакте» социаль челтәрендә тамашачылар сайлап ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев