Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутаты Зәйдә «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнашты

Республика Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Зәйдә сайлаучыларны сорау-гозерләре белән кабул итү барышында район басмаларын социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнарга яздырып бүләк ясады.

Илшат Юнысович Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәйдәге җирле бүлеге оешмасы җитәкчесе Мария Костюченко хаты нигезендә, 17 кешегә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын агымдагы елның икенче ярты еллыгында килә торган итеп яздырды.

«Район басмалары шул җирлектә яшәүчеләр өчен кирәкле мәгълүмат чыганагы булып тора. Шуңа да аларның матди мөмкинлекләре чикле булганнарга да даими килеп торуы бик мөһим. Газеталар укылсын, алар озын гомерле булсын», — диде Илшат Әминов.

Мария Костюченко исә, күз күреме буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне сөендергәне өчен депутатка рәхмәт белдерде.

— Без җәмгыятькә җыелып газеталар белән танышабыз, үзебезне кызыксындырган сораулар буенча газеталар аша мөрәҗәгатьләр юллыйбыз. Күз күреме бөтенләй начар булучыларга күзлек белән күрүчеләр язмаларны кычкырып укый, безнең өчен район басмалары зур бүләк. Илшат Юнысовичның эшләре һәрчак уң булсын, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев