Депутат Рияз Комаров тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге зәйле янында булды
Депутат пенсионерны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләк тапшырды.
10 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров Зәй районының Сармашбаш авылында гаиләгә тәрбиягә алынган Салихҗан Гыйльфановның хәлен белеште. Рияз Фоатович пенсионер белән җылы аралашты, аңа бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.
Салихҗан Батталович депутат визитына чын күңелдән сөенде, ул Рияз Фоатовичка күрсәткән игътибары һәм кайгыртуы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Салихҗан Гыйльфанов Раушан һәм Алсу Гыйниятуллиннар гаиләсендә инде шактый еллар тәрбияләнә. Гыйниятуллиннарның зур һәм тату гаиләсендә ялгыз пенсионерны чын күңелдән кайгыртып, үз туганнары кебек кабул иттеләр. Тәрбиягә алган гаиләдә Салихҗан Батталович үзен бик уңайлы хис итә, аңа аерым бүлмә бүлеп биргәннәр. Ул җирле газеталарны рәхәтләнеп укый, телевизор карый, ә кичләрен өйдәгеләр белән узган көн турында фикер алыша. Бигрәк тә аңа ял көннәре ошый, ул вакытта өйдә бөтен гаилә җыела. Пенсионер үзенең гаҗәеп бәхетле булуын кабатлап туймый: хәзер аның зур һәм тату гаиләсе бар, анда ул үзен кирәкле итеп хис итә.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев