Товарларны маркировкалау кагыйдәләре турында
Россия Федерациясендә 2017 елдан товарларны маркировкалауның «Честный знак» бердәм системасы кертелде.
Ул товарларның аерым төрләрен мәҗбүри цифрлы маркировкалауны этаплап кертүне күздә тота, аларның исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 791-р карары белән расланган.
РФ Хөкүмәте маркировкаларга тиешле товарлар исемлеген киңәйтте. 2019 елдан — туннар һәм тәмәке эшләнмәләре, 2020 елдан — аяк киеме һәм дарулар, шиналар, фотокамералар, парфюмерия һәм ислемай, 2021 елдан җиңел сәнәгать товарлары, сөт продукциясе, сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр мәҗбүри цифрлы маркировкалау кертелде.
Кресло-коляскалар, велосипедлар, медицина эшләнмәләре, биологик актив өстәмәләр, антисептикларны маркировкалауның сынау проектлары тәмамланды.
Маркировка — ул штрих-код. Кодлаштыру өчен криптограммага яшерелгән Data Matrix коды кулланыла. Мәсәлән, аяк киемнәрендә ул кәгазь яки тукыма ярлыкта, товарда яки аның тартмасында була. Data Matrix коды тәмәке кабының аскы ягына яки читенә языла.
Ни өчен маркировка кирәк?
Бердәм контроль системасы товарларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш булып тора, гражданнарны сыйфатсыз яки ялган продукттан саклый.
«Честный знак» системасы
«Честный знак» системасы кулланучылар хокукларын яклау өчен эшләнгән. Һәр гражданин әлеге кушымта аша легаль булмаган продукция турында хәбәр итә ала һәм бу мәгълүмат контрольлек итүче органга тапшырыла.
Системаның төп бурычы — кулланучыларга сатып алына торган продукциянең чынлыгын һәм сыйфатын гарантияләү.
Товарның легальлегенә инану өчен, «Честный знак» билге кушымтасы ярдәмендә маркировкалау кодын сканерларга кирәк. Сканерлаштырганда сатып алучы товарның легаль булуы, җитештерүче турында мәгълүмат алуы турында раслый. Кушымта ярдәмендә шулай ук штрих-кодларны һәм касса чекларын сканерларга була.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе маркировкаланмаган товарлар әйләнеше һәм аларны маркировкалау тәртибен контрольдә тота. Беренче кварталда законда каралган мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау өчен 112 кисәтү ясалган.
Товарлар сатуда кулланучылар хокукларын бозуга бәйле сораулар килеп туган очракта, консультацияләр алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:
Бердәм консультация үзәге — 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай),
— Түбән Кама территориаль бүлеге — (88555) 41-55-50
Зәй районы — (885558) 7-28-88
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев