Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормышы урман белән бәйле

Гаилә елы уңаеннан Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре #әбибабайгарәхмәт һәм #гарәпшиннарныңгаиләальбомы онлайн акциясен үткәрде.

Мөхәммәтхан Гарәпша улы Гарәпшин Мирный бистәсендә 25 ел урман хуҗалыгы директоры булып эшли. 1965 елда Мирный бистәсендә аның тырышлыгы белән урта мәктәп, капиталь биналар төзелә һәм такта яру, йомычка цехлары, тимер юл тыкрыгы, кран хуҗалыклары һәм керү юллары сафка кертелә. Урман хуҗалыгы өлкәсендәге тырыш һәм намуслы хезмәте өчен 1971 елда Мөхәммәтхан Гарәпшинович Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 1974 елда «ТАССРның атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Сугыш елларындагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Мөхәммәтхан Гарәпшин 1924 елның октябрендә Арча районының Кубянь авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы авыр булган. Авыр физик хезмәт кечкенәдән үк аны чыныктырган. 8 яше тулгач башлангыч мәктәптә 2 ел укый. 1939 елда Казан тире техникумына укырга керә, әмма 1941 елның 22 июнендә башланган сугыш егетнең барлык хыялларын челперәмә китерә. 1941 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла, берникадәр вакытка азат ителеп, бу чорны үз районы мәктәбендә укытучылык эшенә багышлый. 1942 елның 7 мартында үз теләге белән фронтка китә. 5нче һава-десант корпусының парашют-десант бригадасы составында бүлек командиры вазифасында хезмәт итә. 65нче армиядә кече лейтенантларның фронт курсларын тәмамлый. 1942 елның ноябрь уртасыннан 19 декабрьгә кадәр Сталинград янында немецларны тар-мар итүдә взвод командиры буларак катнаша. 19 декабрьдә каты яралана, аңсыз хәлдә эвакогоспитальгә озатыла. Озакка сузылган дәваланулар... Аны госпитальдән 1943 елның 20 июлендә генә чыгаралар. Җитди яралану егеткә алга таба хәрби хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Һәм Мөхәммәтхан Гарәпшинны ТАССР Эчке эшләр министрлыгы органнарына эшкә җибәрәләр, 1947 елның 15 гыйнварына кадәр ул өлкән уполномоченный булып хезмәт итә. Әмма күңеле тыныч, игелекле һөнәргә тарта һәм шуңа күрә дә инде урман хуҗалыгы тармагын сайлый.

Бу тармакта хезмәт эшчәнлеге 1950 елның 7 сентябрендә башлана, Абдинский урман пункты башлыгы булып эшли. Аннан Мамадыш, Кама урман хуҗалыгы башлыгы булып хезмәт куя. 1961 елның 25 августында Гарәпшинны Зәй урман хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр, бу җаваплы хезмәтне ул лаеклы ялга чыкканчы, ягъни 1986 елның 1 августына кадәр тарта. Эш белән бер үк вакытта үзенең белем дәрәҗәсен дә күтәрә: Идел буе урман-техник техникумын, аннан Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. Актив иҗтимагый-сәяси тормыш алып бара, берничә тапкыр халык депутатларының Чаллы һәм Зәй район Советлары депутаты итеп сайлана.

Мөхәммәтхан Гарәпшинович 25 ел Зәй урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итеп, үз предприятиесен генә түгел, ә Мирный бистәсен дә күтәрә. Ә Мирный бистәсендә башлыча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев