Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тормыштан ямь табып яшәүче Мария Кирилова

Мария Кирилова бер ялгызы кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши.

Хәер, бер ялгызы дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, ике кызы көн саен диярлек, күчтәнәчләрен күтәреп, әниләре янына килеп торалар. Килә алмаганда, телефоннан шалтыратып, хәлен беләләр. Берәр нәрсәгә борчыла башласа да: “Син борчылма, әни, без бар бит”, – дип тынычландыралар кызлары Наталья белән Анастасия. Рәхмәттән башка ни дисең...
“Балаңның игелеген күр” – кешегә теләк теләгәндә әйтелә торган сүз бу. Мария ханым исә бүген балалары белән чын-чынлап горурлануын яшерми. “Яхшылыкка – яхшылык” – әнә шуны салган ул балалары күңеленә.

Мария ханым Сарсаз-Баграж авылында ишле гаиләдә дөньга килә. Әти-әниләре гади эшчеләр була. 

«Алар гел эш белән яшәделәр. Абзар тулы мал-туар. Вакытны юкка үткәреп, ял итеп утырырга вакытлары булмады аларның. Безнең баштан сыйпап, иркәләп утырганнарын мин хәтерләмим. Без һәрчак ниндидер дә булса эш белән мәшгуль идек. Әти-әнинең иң зур ярдәмчеләре булдык. Алар безне эш сөяргә, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтте. Үзләре дә шундый кешеләр иде. Әни син безне гел эшләтәсең дә эшләтәсең, димәгез инде балалар, эшкә өйрәнеп үссәгез, җир шарының бер генә почмагында да иписез калмассыз, давылларга бирешмәссез,  дия иде әнием», – дип искә ала әнисен Мария.

Дүрт баласы үсә төшкәч, Михаил һәм Пелагия Чувашовлар гаиләсе белән Иске Зәйгә яшәргә күчеп килә. Биредә яшәгәндә тагын бер кыз якты дөньяга туа. Шулай итеп, гаиләдә өч кыз, ике малай үсә. Аларның гаиләсен моң да читләтеп үтмәгән. Әтиләре Михаилның өздереп гармунда уйнавы ике малаена да күчкән.

Авылда үскәннәр бер эштән дә курыкмый. Мария Михайловна мәктәпне тәмамлаганнан соң, җиң сызганып эшкә керешә. Бер ел балалар бакчасында эшләгәннән соң, политехника училищесына секретарь булып урнаша. 

“Әти-әниемнең хезмәт тәрбиясе тырыш, гадел, максатчан, нәтиҗәне алдан күрүчән, үҗәт, төгәл, пөхтә булырга өйрәткән. Менә шуларның эшемдә бик тә ярдәме тиде”, – дип куана Мария ханым.

Училищеда 21 ел гомерен намус белән шушы вазифага багышлый. Аннары ул яраткан эшен шәһәребезнең 7нче мәктәбендә дәвам итә. Лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куя. 

“Үз эшенә бик тә җаваплы, бөтен күңелен салып, җиренә җиткереп эшли иде”, – дип сагынып искә алалар аны бергә эшләүче хезмәттәшләре.

Ире Михаил Михайлович белән алар 32 ел бергә дус, тату гомер кичергәннәр. Әле быел гына ире каты авырып, урын өстендә ятты. Мария Михайловна аны  тәрбияләп, соңгы юлга озатты. “Ул ике кызыбызны, ике оныгыбызны бик яратты. Алар белән уртак телне тиз таба, уйный иде, алар өчен иң якын кеше булды”, – дип, күз яшьләре белән искә алды Мария ханым.

Туганнарның татулыгына да сөенеп яши ул. Биш туганның дүртесе исән-сау. Аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Туганлык җепләрен өзмиләр.

Мария Кирилова фатирына  бөтен туганнары да, дуслары да, күршеләре дә сыя. Ишеге беркайчан да ябылып тормый, һәркемне якты йөз белән каршы ала хуҗабикә.

– Ихластан бар кешегә дә яхшылыклар эшләргә яратасың. Бу сыйфат сиңа каян килә? – дим әңгәмәдәшемә.

– Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр бит. Миңа калса, кеше беренче чиратта яхшылык эшләү турында уйларга тиештер. Тормышның барышын мин шулай күз алдына китерәм. Бәлки бу сыйфат миңа әти-әниемнән күчкәндер. Алар биргән киңәшләр бүгенгедәй хәтеремдә: “Кешеләргә караңгы чырай күрсәтмәгез, ачык йөзле булыгыз, үзегезгә бәя бирмәгез – кешеләр бирсен. Булдыра алган кадәр башкаларга ярдәм итегез. Эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә кире әйләнеп кайтыр”, – диделәр. Мин үзем гомер буе шушы киңәшләрне тотып яшәдем. Мин аларны бүген балаларыма да кабатлыйм, – ди Мария.

Әти-әнисеннән бөртекләп җыйган тәрбияне үзенең ике кызына сала ул. Без баланы һәр сүзебез, һәр гамәлебез белән тәрбиялибез, дигән фикердә тора.

– Әниебез безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Балаларыбызны тәрбияләргә булыша, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Кияүгә чыкканда да гаилә учагын кабызу җиңел, аны сүндермичә саклап тору авыр, аның өчен бер-береңне санлап, кадерләп яшәргә кирәк, – диде.

Кырыс тормыш шартларында югалып калмаска, гаделлек һәм хәләл юл белән авырлыкларны җиңә белергә өйрәтүче әниебезгә без бик рәхмәтле, ди кызы Анастасия. Начарлык эшләгәннәргә дә яхшылык эшләп “үч алырга” өйрәтә. Әниебез безне олы йөрәкле кешеләр булырга чакыра, дип өстәп куя икенче кызы Наталья.

Лаеклы ялда булса да, тик утыруны хупламый Мария. Тәмле ашлар пешереп күршеләрен сыйларга да ярата. Балаларына, оныкларына, туганнарына, дусларына, күршеләргә санап бетергесез күп эшләр майтарып та һичбер масаю-мактануны белмәгән соклангыч кеше ул Мария Михайловна!
 Фәния Әгъзамова.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев