Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тормышны үзгәрткән очрашу: Зәй музеенда «Хатын-кыз бәрәкәте» тренингы узды

14 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү «Хатын-кыз фатихасы» дип исемләнгән тренинг оештырылды.

Әлеге үзенчәлекле очрашуда психолог Зөлфия Нәфыйкова чын хатын-кыз табигатен ачарга, эчке гармонияне ныгытырга һәм үзең белән дә, әйләнә-тирә дөнья белән дә сәламәт мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итте. 

Очрашу Әлмәт, Зәй, Чаллы кебек төрле шәһәрләрдән килгән гүзәл затларны берләштерде, тәҗрибә һәм белем алмашу өчен уникаль мәйданчык булды.

Эш барышында чарада катнашучылар төркемле фикер алышуларда шәхси тарихлары белән уртаклаштылар һәм ана булуның борынгы гореф-гадәтләрен өйрәнделәр.

“Тренинг катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып ике этапка бүлеп үктәрелде, бу һәр теманы мөмкин кадәр нәтиҗәле эшкәртергә мөмкинлек бирде. Әлмәттән Алинәне балалар, хатын-кыз энергиясенең һәм үз кыйммәтеңне аңлау темасы аеруча дулкынландырды. Зәйдән Миләүшә тренингның үткән һәм хәзерге заманның үзара бәйләнешенә яңача карарга, аның безнең чынбарлыкны ничек формалаштыруын аңларга ярдәм итүен билгеләп үтте, бу хакта без еш уйланмыйбыз. Ул Зөлфиянең бик кызыклы һәм үзенчәлекле кеше булуын, җанга тирән тәэсир итә алуын ассызыклады”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Очрашу татар, керәшен, чуваш татар гореф-гадәтләрен һәм йолаларын да кертеп, күп темаларны үз эченә алды,  һәр катнашучы үзе өчен мөһим һәм кыйммәтле нәрсә таба алды. 

“Рәхмәт йөзеннән Зөлфия Шәфыйковага музейдан истәлекле сувенир бүләк ителде, ә һәр катнашучыга ул кечкенә "тормыш юлы ориентиры" – ярдәм һәм илһам символы тапшырды”, - ди Светлана Ивановна. 

Фотолар музейдан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев