Тормышка сөенеп яшиләр
Питрау бәйрәмен каршылап күркәм керәшен гаиләсе турында сөйлибез.
Сарсаз-Баграж авылыннан Роза Авзаловна белән Василий Диментьевич Ивановлар аңлашуда һәм хөрмәттә 57 ел бергә тату, матур гомер кичерәләр.
Алар гаиләсендә һәр елны Питрау бәйрәмен көтеп алалар. Барлык гореф-гадәтләргә туры китереп уздыралар. Быел да Ивановлар гаиләсе бәйрәмне бөтен гаилә әгъзалары белән җыелып билгеләп үтәргә исәпли.
Алар икесе дә Сарсаз-Баграж авылында туып үскәннәр. Яшьләрне кичке уен таныштырган.
– Без әле яшь кызлар. Иптәш кызым, әйдә, клубка чыгыйк, Дементий Бәчелие армиядән кайткан, ди. Шунда беренче тапкыр клубта таныштык. Ул гармунда уйный, мин җырлап киттем, – дип искә ала Роза апа.
Алар 1968 елның 4 февралендә өйләнешә.
– Ул вакытта туйлар бик күңелле уза иде. Атлар җигеп, сөлгеләр белән бизәп, кыңгыраулар тагып туй итүләр... Туй атна буе бара иде. Килен токмачы, кода ипие, – дип сүзгә кушыла Василий Диментьевич.
Гаиләдә башта малайлар Александр, Сергей, Андрей, аннан ике кыз Венера белән Елена туа. Ивановларның балалары мәктәптә яхшы укулары белән аерылып тора. Кызлары Венера мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.

Гаилә башлыгы гомер буе комбайнчы-механизатор булып эшли. Үз үрнәкләрендә, сүз белән аңлатып, хезмәт белән тәрбиялиләр балаларын. Комбайнда бөтен өй эчләре белән эшлиләр. Роза түти сыер савучы булып эшләгәндә, декретта булганда иренә комбайнга ярдәмче булып чыга. Аннан малайлар кул арасына керә башлый. Александр өченче классны бетергән елны ук әтисенең комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә керешә. Әнисенә эшнең болай да күп булганын белгән малай, әни, син йөрмә инде, ди. Бер елны Сергей белән Саша – бер комбайнда, Андрей белән әтисе икенче комбайнда эшлиләр.
Роза апа сыер савучы, хат ташучы булып хезмәт куйган. Ирле-хатынлы икесе дә иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булган алар.
–Бием әни белән 39 ел бергә яшәдек. Балаларны тәрбияләшергә, өйдәгесен карарга ул булышты. Ул да җырларга ярата иде. Җыр суза да, әйдә, кушыл, дип миңа дәшә. Әле ярый син миңа охшап төшкән, дип әйтә иде, – дип елмаеп искә ала узган гомерләрен Роза түти.
Ул елларда почтальон булып эшләү дә җиңелләрдән булмый. Һәр йортта диярлек әллә ничә төрле газета-журнал алдыралар. Сумканы күтәрерлек тә булмый иде, Андреем күтәреп чыга иде, дип исә алды Роза апа.
Шушы дәвердә тормышларында бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була билгеле. Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә дә бер-берсенә юл куялар.
– Иң мөһиме – бер-береңә юл куя белергә, сабыр була белергә кирәк. Барысы да Ходайдан бирелгән гомер һәм аны шөкер итеп яши белү мөһим, – ди Ивановлар.
Балалары тормышта үз урынын тапкан. Олы уллары Александр полициядә эшләп лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә икенче тапкыр контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Андрейлары – район җәза үтәтү инспекциясе башлыгы.
– Балаларыбызның барысы да исән-сау, Аллага шөкер. Бүгенге көндә 13 оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Балалар барысы да кайтып йөриләр, төп булышчыларыбыз алар. Илләрнең тыныч булуын, улларыбызның исән-сау кайтуларын телибез, – ди Василий дәдәй.
Ә кунакка кайткан оныкларын бабалары кулына гармун тотып биетә. Оныклар да әби-бабайга охшап җырларга, биергә хирыс.
– И яшь чагында Василий төнлә комбайнда эшләп тузанга батып-арып кайтса да, өй артына чыгып гармун уйный иде. Бар авыл диярлек шушында җыела иде, – ди Роза түти.
Бүгенге көндә Василий Диментьевичка – 84, Роза Авзаловнага 78 яшь.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди Ивановлар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев