Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

Яңа Мәлем авылыннан Нәҗибә белән Әхмәдулла Ахуновлар быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.

Аларның 55 еллык гомер тарихларына күз салып,  үткәннәрен яза башласаң,  газетаның бер генә бите сыйдыра алмас иде.

Тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парлар янында булдык без бу көннәрдә.

Әхмәдулла абый белән Нәҗибә апа Яңа Мәлем авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшьлек чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп, чәчәк ата.

Моннан 55 ел элек  Нәҗибә апа Әхмәдулла абыйлар йортына килен булып төшә. Аларның икесенең дә балачагы, яшьлек еллары авыр елларга туры килә. Тормышлары җиңелдән башланмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. 

– Ул вакытта хезмәт көненә эшли идек, акча бирү юк иде. 1964 елда гына колхоз акча бирә башлады. Югары Мәлем авылына 10 километр җәяү йөреп мәктәпне бетердем. Аннан бер ел  фермада бозау караучы булып эшләдем. Шуннан соң Чаллыда тракторчы-машинист белгечлеген үзләштердем, – дип искә ала яшь вакытларын Әхмәдулла абый.

Егеткә яшьтән җигелеп эшләргә туры килә. Әтисе Әхмәдуллага 4 яшь булганда үлеп китә. Күрәсең, әнә шул авырлыклар аны тагын да чыныктырган, эшнең тәмен, тормышның кадерен белергә өйрәткән.

Әхмәдулла  абый гомерен “Заветы Ильича” совхозына багышлый, 43 ел тракторчы булып хезмәт куя.  Нәҗибә апаның да бөтен гомере эштә үткән. Яшьтән эш сөеп үскән кыз хезмәт юлын  совхозда бозау караучы булып башлый, төрле эшләрдә хезмәт куя. Тырыш, уңган хужабикә 23 ел умартачы да булып эшли. Шулай ук авылның башлангыч мәктәбендә  жыештыручы да була.  

Балаларын да үз үрнәкләрендә, сүз белән аңлатып, хезмәт белән тәрбиялиләр.

– Каенанам  белән 14 ел бергә яшәдек. Балаларны тәрбияләшергә, өйдәгесен карарга ул булышты, – дип искә ала узган гомерләрен Нәҗибә апа.

 Шушы дәвердә тормышларында бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була билгеле. Ачы бала кайгысын да кичерергә туры килгән аларга: 2 яшьлек Земфиралары коега төшеп үлә. 1976 елда йортлары яна.  Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә дә бер-берсенә терәк булалар.

– Иң мөһиме – бер-береңә юл куя, сабыр була белергә кирәк. Барысы да Ходайдан бирелгән гомер һәм аны шөкер итеп яши белү мөһим, – ди Ахуновлар.

Балалары да тормышта үз урынын тапкан. Олы кызлары Эмма Чаллыда медицина тармагында хезмәт куя, Эльзалары – ГРЭCта, Ниязлары авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Балалары барысы да үз йортлары белән яшәсәләр дә, әти-әниләренә дә һәр эшләрендә булышырга өлгерәләр.

– Барыбыз бергә җыелганда 27 кеше булабыз. Сигез онык, 16 оныкчыгыбыз бар. Балалар барысы да кайтып йөриләр, төп булышчыларыбыз алар. Илләрнең тыныч булуын, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең исән-сау кайтуларын телибез, – ди Нәҗибә апа.

Ахуновлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

– Ахуновлар – җирлегебездә актив, үрнәк гаилә.  Әхмәдулла Зәкәриевич дүрт тапкыр авыл Советы депутаты булып сайланган, 20 ел бу җаваплы эш йөкләнгән аңа. Шулай ук авыл урамнарын кардан чис-тартуда да даими ярдәм итеп килде. Ә Нәҗибә апа янына без киңәш сорап киләбез. Алар туган җиребездә бар көчләрен куеп эшләгәннәр һәм үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән балалар тәрбияләгәннәр, – ди Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова Ахуновлар гаиләсе турында.

Бүгенге көндә Әхмәдулла абыйга – 78, Нәҗибә апага 75 яшь.  

Яшьләре олы булуга карамастан,  алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Умарталары да бар. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Аның янында сарай тулы мал-туар. Сарыклар, үгез дә асрыйлар, кош-кортын да күп итеп тоталар. Йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, ә аннан бервакытта да кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар. 

– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди Ахуновлар.

Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

– Көн дә иртән торып үз, аякларыбызда җиргә басабыз, шушы бәхеттән Ходай аермасын! Сез дә бәхетле булыгыз, тигез яшәгез, – дип изге теләкләр теләп  озатып калдылар безне Нәҗибә апа белән Әхмәдулла абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев