Тормыш юлын илгә хезмәт итүгә багышлаган легендар шәхес Мария Хөснетдинова
Гомерен фидакарь, намуслы хезмәттә үткәргән Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова - Зәй данын еракларга таныткан олы шәхес.
Бүген без Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова турында сөйлибез.
Мария Николаевна 1920 елның 10 маенда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туган. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Казанда укытучылар курсына укырга керә. Аннан Алабуга педагогика училищесын тәмамлый. 1941 елдан районның Аксар авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Сугышның беренче елында ук хезмәткә яраклы ирләр фронтка китә, хәтта колхоз атлары да фронтка озатыла. Кырларда һәм фермалардагы авыр эш хатын-кызлар, картлар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Мондый шартларда Аксар мәктәбе укытучыларына да җиңелдән булмый. Дәресләрдән соң алар да, колхозчылар белән беррәттән, кырларда хезмәт куя, уңышны җыеп алып, дәүләткә икмәк тапшыра. Моннан тыш, партия әгъзасына кандидат буларак, Марина Николаевнага авылдашлары арасында агитация эшләре алып баруны да йөклиләр. Бергә эшләгән укытучылары белән алар эш урыннарында фронттагы хәлләр турында хәбәрләр җиткереп тора.
Бөек Ватан сугышыннан соң, җимерек халык хуҗалыгын күтәрергә кирәк булган чорда, Мария Николаевна үз һөнәрен алыштырырга мәҗбүр була, ул җәмәгатьчелек эшен алып бару белән бергә, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә булып китә. 1950 елда аны аксарлылар авыл Советы рәисе итеп сайлап ялгышмыйлар. Чөнки җитәкче булганда аның оештыру сәләте тулысынча ачыла. Бу чорда “Кызыл октябрь” колхозы районда алдынгы колхозлардан санала. Аның белән үз эшенә бирелгән Шаһиморза Шәвәлиев җитәкчелек итә. Рәисләр алдында иң мөһим эш итеп авыл халкының яшәешен яхшырту бурычы тора. Шулай итеп, ел саен аксарлыларга шактый йорт салына. Башлангыч мәктәп, 1973 елда урта мәктәп, авыл уртасында биниһая матур мәдәният йорты төзелә. Иң мөһиме - халыкның тормышы яхшыра. Аксар хәтта илдә иң төзек авыл җирлеге исеменә лаек була. Авылны социаль үстерүдәге уңышлары өчен Мария Хөснетдинова ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Колхозларны эреләндерү чоры... Өч хуҗалык - “Кызыл Октябрь” (Аксар), “Красный передовик” (Иске һәм Яңа Тәкмәк, Бүре-Сарай), Пушкин исемендәге (1, 2, 3нче Бөгелде, Перцовка) колхозлар XXI партсъезд исемендәге колхоз булып берләшә. Һәм Мария Николаевна үзен әлеге колхозның Аксар комплексы бригадасына бригадир итеп билгеләүләрен сорый. Бригадир эш дип яна: басу-кырлар, фермалардан кайтып керми.

Мария Николаевна колхоз табышка эшләсен дип булдыра алганның барысын да эшли һәм моның белән авылдашлары арасында ихтирам казана. Иң беренче эш итеп эшчәнлегендә игенчелек тармагын үстерүне өстенлекле итә. Моның өчен ул төрле алымнар куллана: органик ашламаны бер ел тотып, чиста пар җиренә чыгарта. Аннан бу басуларга көзге культуралар, чөгендер чәчелә. Шул рәвешле, бу схема нәтиҗәле уңышка китерә. Һава шартлары начар булган 1964 елда аның бригадасы бөртеклеләрдән гектарыннан - 14, чөгендердән – 178 центнер уңыш, кукуруздан 156 центнер яшел масса җыеп ала. Болар елына карата яхшы уңыш санала. Алай гына да түгел, Мария Николаевнаның бригадасы бөртеклеләрне җыюны беренчеләрдән булып тәмамлый һәм моның белән икмәк сату планын үти. Аның бригадасы даны СССР халык казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) кадәр барып ирешә. Мария Хөснетдинова әлеге дәрәҗәле күргәзмәдә катнаша һәм көмеш медальгә лаек була.
Тырыш, эшкә үҗәт бригадир Мария Хөснетдинова КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлана. 1966 елның 23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә
Аксар авыл мәдәният йортына Социалистик Хезмәт каһарманы Мария Хөснетдинованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан истәлек тактасы куелды. Әлеге тактага каһарманның фотосурәте куелып, анда авыл мәдәният йорты Мария Николаевна Хөснетдинова башлангычы белән 1969 елда төзелде, дигән сүзләр язылган.
Әнә шундый фидакарь, бөтен тормыш юлын авыл хуҗалыгына, районга, илгә хезмәт итүгә биргән легендар шәхес ул Мария Николаевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев