Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга багышланган гомер

Бу сәхифәбез Питрау бәйрәменә багышлана, үрнәк булган райондашларыбыз турында язмалар тәкъдим итәбез.

 

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Укытучы исемен йөртү өчен табигать биргән сабырлык, зирәклек, көч, акыл тирәнлеге, олы йөрәк, күңел аклыгы кирәк. 33 ел гомерен балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә багышлаган Кадер мәктәбе укытучысы Галина Суханаева – шундый укытучыларның берсе.

Галина Николаевна – Әхмәт авылы кызы. Ул балачактан укытучы булырга хыяллана һәм бу хыялы аны Алабуга педагогика институтына  алып килә. Филология факультетын тәмамлап, кулына диплом алган яшь укытучы юллама белән районның Бура-Киртә мәктәбенә эшкә кайта. 1994   елда Кадер  урта мәктәбенә  күчә.

Аның каенанасы Анна Васильевна Кадер мәктәбенең көчле укытучысы була. Гомер буе башлангыч сыйныфлар укыта. Шулай итеп, тәҗрибәле укытучы килененә кирәкле киңәшләрен бирә, аны уку-укытуның нечкәлекләренә төшендерә.
 

Бүгенге көндә Галина Николаевна рус теле һәм әдәбияты белән бергә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә алып бара. 33 ел эшләү дәверендә үз эшенең остасы, сәләтле, хезмәт сөючән, иҗади эшләүче укытучы буларак күрсәтә ул үзен.

Укучылары район, республика фән олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Карина Гыйльфанова татар теле һәм татар әдәбияты буенча республика олимпиадаларында алдынгы урыннар яулап, халыкара олимпиадада призер булып таныла.

 

Галина Николаевна һәрчак эзләнүдә, укытуның яңа алымнарын, формаларын даими өйрәнә, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, яңа педагогик технологияләрне иҗади кулланып, һәр дәреснең нәтиҗәле булуына ирешә.

“Баланың күңеленә дөрес ачкыч табып, сәләтен үстерә белүе Галина Николаевнаның чын укытучы, зирәк тәрбияче булуы турында сөйли. Аның дәресләре район  укытучылары өчен педагогик осталык үрнәге булып тора”, – ди Кадер мәктәбе директоры Рәйсә Исламова.

Суханаевлар гаиләсендә өч бала үсә. Ире Георгий Михайлович агрофирмада машина йөртүче булып эшли. Андрей белән Анастасиянең үз гаиләсе, ә кечкенә Алесей VI сыйныфта укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев