Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тоннель» операциясе барышында 9 шоферга беркетмә төзелде

Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы транспорт чараларын туктатып тикшерде.

25 гыйнварда  Зәйдә "Тоннель" операциясе узды. Тикшерү  барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 9 шофер административ җаваплылыкка тартылды.  Шуларның  берсе  техник яктан төзек булмаган  транспорт чарасы белән идарә иткән.  Өчесе йөк ташу кагыйдәләрен бозган. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган һәм  йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган берәр шоферга штраф салынды. Өч машина йөртүче ОСАГО иминият полисына кертелмәгән килеш руль артына утырганы өчен, шулай ук техник төзексезлек белән транспорт чарасын юлга чыгарга өчен вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев