Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тирәлекне күркәм итүче ханым

Шәһәрдәшебез Елизавета Гаврилова чәчәкләр үстерә.

Арабызда әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булып, тирәлекне күркәм итәргә тырышучыларның булуы матур күренеш. Андыйларга сокланмый мөмкин түгел.
Шәһәребезнең Яшьлек урамы 5нче йорты ишагалдындагы клумбаларны карап, тәрбияләп торучы Елизавета Гаврилова да әнә шундый киң күңелле затларның берсе. Күпфатирлы йортта яшәсә дә, ул үзе гомер итүче йортның подъезд төбендәге чәчәкләрне һәрчак карап тора. Өлкән яшьтәге ханымга бу шөгыле көндәлек сөенечле мәшәкать икән.

- Мин чәчәкләрне бик яратам. Кайда гына яшәсәм дә үземнең тирәлекне чәчәклекләр камап алуына сөенәм. Төрле төстәге матур гөлләр миңа яшәү дәрте бирә, - дип елмая Елизавета Васильевна һәм тәрәзә төбендәге яраннарына ягымлы карашын ташлый.

Яраннарны әле аңа күптән түгел генә бүләк иткәннәр икән. Үзе дә әнә шулай гөлләрне бүләккә кабул итәргә ярата, башкаларны да үзе үстергән чәчкәләр белән сөендерә ул. Гөлләр үсентеләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп, ди ул. Күпфатирлы йорт подъезды төбендә чәчәклекләрне тәрбияләп мәш килүче ханымга киңәшләр сорап килүчеләр дә бар икән. Мәсәлән, хәзер ул “мальва” чәчәкләрен карау белән мәшгуль, аларның эре чәчкәләр атып сөендерүе өчен шактый тырышырга, үз вакытында су сибеп, витаминлы катнашмалар белән туендырып торырга кирәк.
- Узган җәй чәчкәләр шундый эре, матур булып аттылар. Алар янында фотога төшеп, хозурланып торучыларны фатир тәрәзәмнән күреп үзем дә сөендем. Быел да бер айдан алар искиткеч булачак, - ди Елизавета Гаврилова.
Әле ул клумбаларга астра һәм башка чәчкәләр үсентеләрен дә чыгарып утыртырга планлаштыра. Әлегә исә аларны орлыктан тишелдереп фатирында тәрбияли.
Быел Яшьлек урамы 5нче йорт капиталь төзекләндерү программасы буенча да яңартыла. Төзүчеләр аны матур яшел төскә буяп куйганнар, ә бу төс Елизавета Гаврилова клумбаларындагы яшеллекнең дәвамы кебек әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп, күзләрне иркәләп тора.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев