Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тирә-якны үзебез яхшыртабыз

«Мирный» үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская бистәдә Дан аллеясы булдыру турында хыяллана.

Гөлбану Галяминс-кая бишенче ел «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе булып эшли. Аның төп хыялы булып микрорайонны төзекләндерү, яшеллекләрне яңарту һәм Дан аллеясы булдыру тора.

Һәр территориаль иҗтимагый үзидарәнең төп максаты — микрорайон тормышын яхшырту, иң беренче чиратта аны төзекләндерү. Алар халык белән хакимият арасында диалог урнаштыралар, кешеләрнең гражданлык активлыгын үстерү өстендә эш алып баралар.

«Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 1341 йортны, шул исәптән өч күпфатирлы йортны үз эченә ала, аларда 852 кеше яши. Әлеге үзидарә составына 13 кеше — мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, «Миләшкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре, урам буенча җаваплылар һәм пенсионерлар керә. Алар барысы да территориаль иҗтимагый үзидарә эшенә зур өлеш кертәләр.

Гөлбану Галяминская бистә тормышында актив катнашкан һәм өмәләргә чыккан микрорайон халкы турында уңай фикерләр әйтә.

— Уртак тырышлык белән без ташландык территорияләрдә дә чүп-чар, кипкән үләннәрне җыябыз. Быел 20 мәртәбә өмәләргә чыктык. Бу эштә катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Бистәдә тырыш кешеләр яшәве сөендерә, алар үзләренең йорт яны территорияләрен тәртиптә тоталар, — ди Гөлбану Галяминская.

Микрорайон урамнарының эстетик күренешен бәяләп ул Медицина һәм Каенлы, Шоссе урамнарында картайган агач, куакларны кисәсе барлыгын ассызыклый.

— Быел халыктан кайбер урамнарда карт тополь һәм берничә каен агачын кисү буенча мөрәҗәгатьләр керде, аларның ботаклары көчле җил вакытында сынып җиргә төшә, ә агачлар инде картайган, аларның аву ихтималы халык өчен куркыныч тудыра. Мирныйлылар яшеллекне яңартуны, ә паркта Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен биек чыршы утыртуны сорый, — ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе.

Быел «Мирный» үзидарәсе «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында катнашып, дүртенче урынны алды. 400 мең сумлык грант акчасына бистәдә балалар мәйданчыгы һәм 6 яшькә кадәрге балалар өчен яңа уен комплексы — «Мадагаскар» тавы белән комлы мәйданчык урнаштырырга планлаштыра рәис.

Гөлбану Галяминская әлеге конкурста кабат бәхетен сынап карарга, ә җиңгән очракта микрорайон халкының күптәнге хыялын тормышка ашырырга ниятли.

— Мирный бистәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм батыр якташларыбызны искә алу өчен халык җыела алырлык урын юк. Һәр гаиләдә диярлек илебез иминлеге өчен көрәшкән кешеләр бар. Мирныйлылар үзләренең танылган якташлары — Ленин ордены белән бүләкләнгән Евдокия Галяминская һәм Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары иясе Аркадий Лащенов белән горурланалар. Шуңа күрә республика конкурсында җиңсәк, акчаларны Дан аллеясы булдыруга тотар идек. Акча җитмәгән очракта, бу игелекле эшкә хәйриячеләр эзләячәкбез, — ди Гөлбану Галяминская.

Мирный бистәсендә бик дус һәм бердәм халык яши. Алар хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итү өчен берләштеләр. Шәһәр мәдәният йортында хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр.

Территориаль иҗтимагый үзидарәдә халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне карауга зур игътибар бирелә. Халыкның барлык сорауларын үзидарә рәисе район хакимиятенә һәм җаваплы затларга алга таба карау һәм хәл итү өчен җиткерә. Быел 16 сорау кергән, аларның кайберләре шәхси характерда.

— Эт асраучыларга аларны иркендә йөртмәүләрен сорап мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки микрорайонда урамда балалар йөри һәм алар куркыныч тудыра. Этләрнең балаларга һөҗүм итү очраклары да булды, — ди Гөлбану Галяминская.

Профилактика һәм аңлату эшләрен халык белән мессенджерлар аша алып баралар. Анда Гөлбану Галяминская янгынга каршы чаралар, яңалыклар, борчыган мәсьәләләр, булачак бәйрәмнәр турында яза, киңәшләрен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев