Тимурның Яңа ел алды теләге тормышка ашты
Бүген Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып 15 яшьлек Тимур Сәламовның Яңа ел алды хыялын тормышка ашырды.
Тимур әнисе Лилия һәм әбисе белән яши. Балага 3 айлык чактан ДЦП диагнозы куелган, аның мөмкинлегеннән чыгып актив яшәеш алып баруы өчен әни кеше кулыннан килгәннең барысын да эшли. Баланы өйдә укыту оештырылган, хәтта Тимур ике ел дәвамында шәһәр музыка мәктәбендә дә белем алган. Ул синтезаторда уйнарга ярата, җырлар өйрәнүне дә бик теләп башкара. Өйләрендә ике матур эт тә бар, болары да Тимур теләген истә тотып асрала икән.
— Улым йомшак күңелле, кызгана, ярата белә. Ул миңа да мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Һәрчак нәрсә дә булса бер шөгыль белән мавыгырга теләвен күздә тотып, өебездә ул теләгәннәрне булдырырга тырышам. Иң мөһиме балам күңеле кителмәсен, — ди Лилия ханым.
Ә менә Тимурның «Теләкләр чыршысы» на язган хатын инде икенче ел рәттән Казандагы олы чыршыдан Эмиль Эдуардович ала.
— Яңа ел могҗизаларга бай дип юкка гына әйтмиләр, инде менә ике ел рәттән мин бик теләп Тимурның Яңа ел теләген тормышка ашырырга ярдәм итәм. Быел да Казандагы зур «Теләкләр чыршысы» ннан бер хатны алдым да, укып карагач аның үзебезнең Тимурныкы булуына сөендем. Балаларга бүләк алу бер куаныч булса, без өлкәннәргә аларның чын күңелдән шатлануын күрү икенче куаныч. Алга таба да әнә шулай сөенечле мизгелләр белән яшәргә язсын, — ди башкарма комитет җитәкчесе.
Ул Тимур Сәламовка бик нык хыялланган бүләген — кәрәзле телефон һәм баллы күчтәнәчләр алып килде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы егеткә Яңа елда изге теләкләр юлладылар. Эмиль Галеев Тимурның хәлләрен белешеп аралашканнан соң алар бергәләп «Үсте чыршыбыз урманда» җырын да башкардылар. Киләсе елга исә аны Тимур үзе генә тулысынча башкарырга сүз биреп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев