Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тимер мичләр салкыннардан сакласын

Ярдәм оештыруда шәһәрнең «Техно» заводы тарафыннан да җитди өлеш кертелә. Завод җитәкчесе Андрей Мамонтов хәзерге вакытта хәрбиләр өчен блиндаж мичләре, генераторлар әзерләнүен билгеләп үтте.

«Без үзебезнең предприятиедән фронтка китүчеләргә кирәк-яраклар әзерләп җибәрү, тулы эпикировка белән тәэмин итү өстенә, кыр шартларында яшәүче хәрбиләргә тимер мичләр дә ясауны җайга салдык. Алар солдатлар әйтүенчә, көннәр салкынайта башлаган чорда аеруча кирәк», — ди Андрей Валерьевич.

Гомумән, тимер мичләр ясап фронтка озатучылар арасында шәхси эшмәкәр егетләребез дә шактый. Өстәвенә авыл җирендә яшәүче эретеп ябыштыруга оста өлкән буын кешеләре дә бу эштән читтә калмыйлар. Мәсәлән, районның Карман аавылында яшәүче җитмеш яшьтән узган Әсгать абый Гыйльмуллин махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибә-рү өчен металл мичләрне узган кыш ук ясый башлаган иде инде. Алар энесе белән бу эшне Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре сөйләгәннән искә төшереп, яу кырында мондый мичләрнең мөһим булуын уйлап эшли башларга карар кылганнар. Алар мичләргә «Карман» дигән язу да урнаштыралар, бу инде аларны кайда ясаулары һәм безнең — тылдагыларның хәрбиләребезгә те-рәк булуларын, аларны туган якта көтүебезне тоярга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев