Тимер юлларда сак булу сорала
Бөгелмәнең сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировка дистанциясе җитәкчелеге тимер юл кичешләрендә, тимер юлларда кешеләрнең имгәнү очракларының артуы сәбәпле саклык чараларына игътибарлы булуны сорый.
Тимер юлларда булу кагыйдәләрен бозу аркасында гражданнар үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Еш кына тимер юл “җәяүлеләр юлы" на әйләнә, тимер юл буйлап йөрү һәрвакыт куркыныч. Чөнки хәрәкәт итүче поездны туктату җиңел түгел. Аның тормоз юлы авырлыгына, юл профиленә карап уртача мең метр чамасы тәшкил итә. Моннан тыш, сәгатенә 100-120 км тизлек белән баручы поездның бер секундта 30 метрны узуын да исәпкә алырга кирәк. Ә җәяүлегә тимер юл аша чыгу өчен кимендә биш-алты секунд кирәк.
Шуңа бәйле рәвештә, «Россия тимер юллары» ААҖ инфраструктурасы объектлары территориясендә гражданнарның имгәнүен кисәтү, профилактика эшен үткәрүгә контрольне көчәйтү кирәклегенә басым ясый.
ТИМЕР ЮЛДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
Тимер юлларны бары тик билгеләнгән урыннарда гына кичәргә кирәк.
Тимер юл аша чыгар алдыннан хәрәкәт итүче поезд, локомотив, вагон булмавына инанырга кирәк. Поезд, локомотив яки вагоннар якынлашканда туктап, аларны үткәреп җибәрергә һәм, күрше юлларда хәрәкәт итүче состав юклыгына ышангач, кичүне дәвам итәргә кирәк.
Тимер юл кичүенә якынлашканда, яктылык һәм тавыш сигнализациясен, шулай ук шлагбаумның торышын игътибар белән күзәтергә. Юлны шлагбаум ачык булганда гына чыгарга мөмкин.
• Сигнализация светофорының тыюлы сигналы булганда, шлагбаумның торышына карамастан тимер юл кичүе аша узарга ярамый.
• Тимер юлларны стрелкалы кичү урыннарында гына кичәргә. Әгәр таеп китү очрагы булганда, ул поезд астына керүдән саклап кала, стрелка кысаларына эләгеп калырга мөмкин.
Бернинди хәрәкәт һәм якынлашып килүче поезд күренмәсә дә, тимер юлны теләсә кайсы урыннан кичәргә ярамый.
• Тимер юллардан йөрү, каршы юнәлештәге поездның юклыгына ышанмыйча, бер юнәлештәге поезд узганнан соң ук юл аша чыгарга ашкыну куркыныч.
•Станцияләрдә һәм перегоннарда вагоннар астына кереп юл аша үтү өчен автосцепкалар аша чыгарга рөхсәт ителми.
• Кырый рельстан 5 метрдан да якынрак тимер юл буйлап үтәргә, җирдә яткан электрүткәргечкә 8 метрдан да якынрак ераклыкта якынрак килергә, вагоннарның түбәләрендә, баскычларында, күчеш мәйданчыкларында йөрергә, поезд барышында вагоннарның тәрәзәләреннән һәм тамбурларның ишекләреннән башларны сузарга ярамый.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев