Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Техно» заводында узган елга йомгак ясадылар

Зәйдә хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә.

29 гыйнварда район башлыгы Разиф Кәримов «Техно» заводы хезмәт коллективы белән очрашты. Хезмәткәрләрне  2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар, шәһәрне формалаштыручы предприятиеләр эшчәнлеген җентекләп анализлады һәм шәһәр-районда уңышлы гамәлгә ашырылучы проектлар белән таныштырды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән район кураторы, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашып, Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары, илебездә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары, Татарстан казанышлары, алда торган Россия Президентын сайлаулар турында сөйләде.

Район башлыгы завод директоры Андрей Мамонтовка һәм предприятие коллективына гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алынды.

Заводның узган елгы икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары белән Андрей Мамонтов таныштырды.

— 2023 елда «Техно» заводы тарафыннан 5,4 миллиард сумлык продукция озатылды, инвестицияләр суммасы 264 миллион сум тәшкил итә, бер хезмәткәргә җитештерү күләме — 16,46 миллион сум, сату планы 117 процентка үтәлде. Заводта барлыгы 316 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 79134 сум тәшкил итә, — диде ул чыгышында.

Заводта импортны алмаштыру буенча зур эш башкарылган. Татарстанда беренчеләрдән булып газ чистарту буенча экологик җиһазлар кертелеп, аның технологик узелларының 60 проценттан артыгы Россиядә җитештерелгән. Шул ук вакытта алар Европада җитештерелгән җиһазлардан калышмый, ә кайбер күрсәткечләре буенча хәтта өстенрәк тә. Җылылык алмаштыргычлар корпусларының керамик изоляциясен монтажлау үзләштерелгән (хәзер аларны Кама Аланы бистәсендә җитештерәләр, моңа кадәр Европадан сатып алынган булган), шулай ук җиһазларның пластик детальләрен ясау өчен 5Д-принтер сатып алынган.

Тимер юл участогында куркынычсызлык, көлне яңадан куллану өчен компактлаштыру, әзер продукция поддоннарын автомат рәвештә маркировкалау, ял итү зонасын төзекләндерү һәм башка проектлар гамәлгә ашырылган. Шунысы куанычлы, Зәй филиалының алдынгы тәҗрибәсе «Технониколь» ның башка заводларына да таратылачак.

- Агымдагы елга инвестицияләр күләме 202 миллион сум тәшкил итәчәк, аның күп өлеше җитештерүне модернизацияләүгә юнәлдереләчәк, җитештерүчәнлекне биш мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа линия урнаштыру планлаштырыла», — ди завод директоры.

Предприятие социаль әһәмиятле проектларны да тормышка ашыра: мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтелә. Завод паркында агач үсентеләре утырту дәвам итә, шәһәр пляжы шефлыкка алынган.

Район башлыгы предприятие эшчәнлеген югары бәяләде, коллективка алга таба да хезмәт уңышлары, агымдагы елда планлаштырылган эшләрне  тормышка ашыруны теләде һәм завод хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев