Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Техника җене» кагылган нәсел

Кабан-Бастрык авылыннан Александр Степанов техниканы бик яраткан һәм бөтен гомерен шуңа багышлаган.

Иң элек өлкән Степановлар турында сөйлим әле. Федора (1911 елгы) һәм аннан бер яшь кече Александр Степановларны авылда хәтерләүчеләр бардыр. Федора үз кибетләре, ике су тегермәне, май язу җайланмалары булган Павел һәм Матрена гаиләсендә туып үсә. Ул үләннәр белән дәвалау серләрен белә. Бүсердән (грыжа) көне-төне елаган сабыйларны да, авыр күтәреп бүсере чыккан кешеләрне дә өшкереп терелтеп җибәрә. Александр урманда умарта тотучы Тихон һәм Ульяна гаиләсендә үсә. Карт әбисе урмандагы агачларга эче куыш юан баганалар (чолык) элеп куеп, күч тота. Шуңа күрә аларны авылда «Чолыклар» дип йөртәләр.

Җиде класс тәмамлаган Александрны 1939 елда колхоз Казанга шоферлар курсына җибәрә. Чыбык-лы МТСында шофер булып эшләгәндә сугыш башлана. 1941 елның 23 июнендә үзенең ГАЗ-АА полуторкасында фронтка китә. Үз машинасы яраксыз хәлгә килгәч, трофей автомобиленә күчә һәм Великие Луки, Латвия, Литва, Невель, Варшаваны азат итүдә катнашып, Берлинга кадәр барып җитә.

«Одерны кичеп, 17 апрельдә совет гаскәрләре Берлинны штурмлый башлады. Безнең авторота тәүлек буе сугыш кирәк-ярагы ташыды. 2 майда Рейхстаг безнең кулда иде. Стеналарына исемнәребезне яздык. Авылга 1945 елның 20 октябрендә кайттым һәм машинага утырдым. Тик снарядлар һәм бомбалар түгел, ашлык һәм тыныч тормыш өчен кирәк-ярак ташыдым. 1983 елга кадәр „Игенче“ колхозында шофер булдым», — дип язган ул вафатына ике ел кала.

Александр дәдәйләр күршебездә генә яшәгәнлектән, тормышлары уч төбендәгедәй иде. Балаларының бишесе дә бездән күпкә зурлар —Домна-Дүнә түти (1936 елгы), Петр дәдәй (1947), Григорий дәдәй (1949), Иван дәдәй (1951), Татьяна (1955). Александр дәдәйләрнең Берлиннан ук алып кайткан аккордеоны бар иде. Петр, Гриша һәм Иван дәдәйләр шул аккордеонда уйныйлар, ә өйдәге хатын-кызлар борынгы керәшен көйләрен җырлый. Урамда, ишегалларында — тәртипләп куелган иске машина, тимер-томыр. Александр дәдәйнең яңа машинада эшләгәнен хәтерләмим, колхозда нинди иске машина бар — аларның һәммәсен төзәтте. Үзе йөрткән машиналарны гына түгел, ә трактор, комбайннарны да ремонтлый, механизаторлар аннан гел киңәш сорап киләләр иде. Ул әле тегермәнче дә булып эшләде. Бик аз гына хакка үзебездә һәм янәшәдәге авылларда мич тә чыгарып йөрде.

Күршебез техниканы бик яратты һәм бөтен гомерен шуңа багышлады. Уллары Петр, Гриша һәм Иван да бәләкәйдән әтиләре янында, техника арасында үстеләр һәм барысы да шофер һөнәрен сайлады. Авылда гына түгел, ә Зәй районында Александр дәдәйне һәм аның гаиләсен, улларын белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше булдымы икән?! Юктыр, мөгаен.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА


Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев