Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техник культуралар уңышы җыела

Аграрийлар көнбагыш алырга кереште.

Бу атна башыннан Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендере уңышын җыю белән беррәттән көнбагыш культурасын һәм кукурузны орлыкка алуны башлады.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, татлы тамыр 5638 гектар мәйданда җыелып, ул 64 процент мәйданны тәшкил итте. Казылган чөгендер 189401 тоннага җитте. Бер гектардан уртача уңыш 336 центнер. Ә көнбагыш басуларында 1319 гектардан 1560 тонна бөртек җыелган. Уртача уңыш — 11,8 центнер. Кукурузны орлыкка җыю әле башланган гына. Әлеге культураның терлек азыгы өчен үстерелгән өлешен силоска салу эше инде төгәлләнде, барлыгы 24876 тонна терлек азыгы өчен кукуруз әзерләнде. Шулай ук механизаторлар көзге җир эшкәртү эшләрен дә төгәлләү алдында тора, 92 процент мәйданда инде җир сукаланган.

Көнбагыш басуы мәйданнарына күз салгач күпләр мөгаен караңгы төскә кергән әлеге культура мәйданнарын кырау суккан ахры дип күзәтәдер. Ә баксаң бу көнбагышның тулысынча өлгергәнлеген күрсәтә икән. Районда аны 3165 гектарда чәчеп үстергәннәр, хәзер менә урып-сугып эре бөртекләр тупланган бункерлардан бушатылган көнбагышны йөк машиналары элеваторга илтә. Биредә махсус гибрид сортлы әлеге көнбагыш бөртекләре сыгып май ясауга җибәрелә.

— Үсемлек мае алу өчен үстерелүче көнбагышны киптерү максатында алдан ук әлеге культура үсүче мәйданнарга махсус сыеклык сиптерелә, шул рәвешле бөртекләр май сыктыру өчен әзерләнә. Быел башка елларга карый аның уңышы бик яхшы булмаса да, яңгырсыз чорда үсүен исәпкә алсак зарланырлык түгел. Менә «Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәсендә көнбагыш 503 гектар мәйданны били иде, аны инде механизаторлар урып-суктырып бетерде. Уртача уңыш гектарыннан 12 центнер чамасы, — ди хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган «Восток» агрофирмасы агрономы Инсаф Сафин.

Алга таба механизаторлар үсемлек мае алу өчен тәгаенланган көнбагышны көннәр коры торганда алып бетерү өчен ашыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев