Террорчылыкны кисәтү өчен
Һәр кеше гадәттән тыш хәлләргә юлыкканда үзен һәм якыннарын саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш.
«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр белән террорчылыкны кисәтү буенча инструктаж үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда террорчылык актларын булдырмау максатында уяулыкны көчәйтү өчен хезмәткәрләрнең белемнәре тикшерелде.
Чарада террорчылык һәм экстремизм турында аңлатылды, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә, таныш булмаган шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев