Террорчылыкны кисәтү: һәркемнән уяулык сорала
Республикада спорт корылмаларының, сәнәгать һәм транспорт объектларының, халык күпләп була торган урыннарның террорчылыктан сакланышына өстәмә тикшерүләр үткәрелә.
Шуңа бәйле рәвештә һәм куркынычсызлык мәнфәгатьләрендә түбәндәгеләргә игътибар итүегезне сорыйбыз:
-күзәтү чараларын (квадрокоптерлар, фототоловушкалар, бинокльләр, GSM-трекерлар) тиешле мавыгулар һәм һөнәри ихтыяҗ булмаганда сатып алырга теләүчеләргә;
— террорчылык һәм диверсия актлары кылу максатларында файдаланылырга мөмкин булган химик реактивлар, агулар һ.б. алырга омтылучыларга;
— шәһәр һәм район халкын шартлаткыч җайланмалар йөртү, халык күп була торган объектларны өйрәнү өчен уйлап чыгарылган сылтаулар белән файдаланырга тырышучыларга.
Шулай ук түбәндәгеләргә ныклы игътибар бирегез:
— автотранспорт тукталышлары, сәүдә, ял итү объектлары һәм кешеләр күп җыела торган башка урыннарда, шулай ук йорт подъездлары, подваллар, чормаларда һәм йорт яны территорияләрендә шикле әйберләр (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ. б.) булса;
— кыска вакытка фатирларны арендага бирү;
— аерым фатирда бер төркем кешеләрнең даими җыелуы.
Татарстан Республикасы хокук саклау структуралары сезгә диверсия-террорчылык акцияләрен әзерләү һәм башкару билгеләре күренгән теләсә кайсы шикле затларга карата мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегезне сорый:
Экстрен хезмәтләр телефоны: 112.
Район эчке эшләр бүлегенең дежур часте телефоны: 8 (85558) 7-02-02
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы дежур хезмәте телефоны: 8 (843) 291-30-21
Зәй Федераль иминлек хезмәте дежур хезмәте телефоны: 8 (85558) 7-15-35
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8 (843) 231-45-55
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев