Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Терлекләрдәге йогышлы авырулардан алдан саклану кирәк

Язгы чор табигатьнең яшәрү, җанлану чоры булуы өстенә төрле йогышлы авыруларның таралу куркынычы булу белән дә билгеләнә.

Сер түгел, язгы айларда эпизоотик хәлнең катлаулануы күзәтелә. Соңгы вакытларда Россия буйлап йогышлы мал чире таралу турында массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәрләр булды. Бәхеткә, Татарстанда әлеге авыру очраклары юк. Ләкин аңа карап иркен суларга ярамый, киресенчә, тагын да ныграк сакланырга кирәк. Федераль матбугат чаралары язуынча, хәзерге вакытта чикләүләр унбиш төбәктә – Якутиядән алып Пенза өлкәсенә кадәр кертелгән. Зыян күргән төбәкләрдәге авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сөт, ит һәм терлек алып чыгуны тыялар. Бу чикләүләр эре комплекслардан алып вак фермерларга кадәр кагыла.

“Татарстанга алып кайтыла торган барлык хайваннар өчен катгый карантин режимы кертелә. Яңа кайтканнары көтүгә кушылганчы, бер ай дәвамында аерым асрала һәм аларда авырулар барлыгы-юклыгы тикшерелә. Әлеге вакытта республикага имин булмаган төбәкләрдән терлек яки продукция кертү очраклары теркәлмәде. Ләкин барыбер йогышлы авырулар керү куркынычы саклана, шуңа күрә берничә атна элек Татарстандагы барлык терлекчелек оешмалары да ябык режимга күчерелде, дип аңлатма бирделәр Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәтендә”, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катгый күрсәтмәләр бирде. Республикага терлекләрне һәм продукцияне рөхсәтсез кертүне туктатырга кушты. 

Әлеге вазгыятьтән чыгып Зәй районы ветеринария хезмәте белгечләре дә район халкын уяу булырга чакыра. 

- Без ветеринар табиблар белән һәртөрле мал асраучы, кош-корт тотучы тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Һәр йорт хайваны – эт, мәчеләр чиплаштырылган, терлекләр, кош-кортлар  махсус ветеринария исәбенә алынган булырга тиеш. Бер генә хайван, кош, терлек тә исәпкә кертелми калу башкаларына куркыныч тудырырга мөмкин. Чөнки безнең ветеринар табиблар һәр хуҗалыктагы хайван, терлекләрне күзәтүдә тоталар, тиешле прививкалар ясыйлар, ә исәптә булмаса ул хайван инфекция чыганагы булу ихтималы бик зур. Читтән терлек, кош-корт кертмәү бүгенге көндә мөһим, әгәр дә инде кертәләр икән, аларның ветеринар белешмәләре булырга тиеш. Иң яхшысы бозауларны алыпсатарлардан алмыйча, үзебезнең якын күмәк хуҗалыктан сатып алу зарур. Терлек асраучыларга ветеринария кагыйдәләрен үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә кирәк. Хуҗалыкта терлек яки кош үлсә, сыер бозау салса, аның турында кичекмәстән мал табибларына хәбәр итүегез сорала. Ветеринария белгечләренә терлекләрдә диагностик тикшерүләр үткәрү һәм вакцинация ясауда каршылыклар тудырмау шарт, - ди районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев