Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлекләрдә йогышлы авырулар таралу куркынычы арта

Республикада терлекләрнең сәламәтлеге буенча эпизоотик хәлнең катлаулануы турында хәбәр алынды.

Республикада терлекләрнең сәламәтлеге буенча эпизоотик хәлнең катлаулануы турында хәбәр алынды. Бу уңайдан районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов аңлатма бирә:


— Эпизоотик хәлнең катлаулануы сәбәпле 26 ноябрьдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Баш ветеринар идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзорның Татарстан буенча җитәкчесе Илнур Галиев белән берлектә гадәттән тыш хәл буенча видеоконференция үтте. Билгеле булганча, соңгы ярты елда күрше Удмуртиядә ящур авыруы таралу, Татарстанның Лениногорский районында кош гриппы, әле бу көннәрдә генә Яңа Чишмә районында мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез авыруы килеп чыгуы турында хәбәр таралды. Өстәвенә әлеге йогышлы чир 24 ноябрьдә Әтнә районы «Тукай» ҖЧШ хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләрдә ачыкланды. Әлеге хуҗалыкта 5,5 мең мөгезле эре терлек исәпләнә.


Бруцеллез ул — терлекләрдә һәм кешедә була торган йогышлы авыру һәм еш кына ул хроник форма алырга мөмкин. Терлекләрдә бу авыру булганда нәсел калдыру булмау ихтималы бар. Бруцеллез терлекчелек тармагына нык икътисади зыян сала, чөнки яшь бозаулар саны кими, сөт бирү азая. Ә кешегә авыру йокканда ул суставлар зарарлануга китерә, инвалид калу куркынычы зур. Йогышлы авыруның төп таралу сәбәбе, читтән тикшерелмәгән кош-корт, терлек кертү, сыйфатсыз азык юнәлтү. Шулай ук, терлекләр янына тар һөнәр ияләре — тояк кисүчеләрне, саву аппаратларын көйләүчеләрне теләсә нинди киемнәрдән кертү дә авыру килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Алар алып килгән аппаратлар да гиегиена таләпләре буенча чистартылмаганда терлекләргә куркыныч тудыра. Бруцеллез авыруы китереп чыгаручы организмнар табигатьтә 120 көн яшәргә сәләтле.


Шуңа без бигрәк тә авыл җирлекләрендә, шәхси секторда кош-корт, терлекләр сатып йөрүчеләр турында кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр бирүләрен сорыйбыз. Очсыз бәягә кызыгып төрле йогышлы авырулар ияртү ихтималы зур, сак булыгыз!


Шуның белән бәйле рәвештә, күпләп кош-корт, терлек үрчетүчеләрнең үз хуҗалыкларына махсус киемнәрсез хезмәт күрсәтүче кешеләрне кертмәүләре сорала, даими төстә дезинфекция үткәреп тору кирәк. Читтән терлекләр алып кайтканда ветеринар тикшерүләр үтү турында документ таләп итү мөһим.


Бу бик җитди мәсьәлә, һәртөрле профилактик чараларга зур игътибар юнәлтү һәркемгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев