«Теләкләр чыршысы» акциясендә берничә бала Зәй районы башлыгыннан бүләкләр алды
Яңа ел алды могҗизалар чоры.
Ә илебездә, республикабызда, шул исәптән Зәй районында уздырылучы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе әлеге сихри мизгелләрне балаларыбыз өчен чын-чынлап бүләк итү чарасы булып тора.
Быел да әлеге традицион чарага һәр мәрхәмәтле гамәл кылырга әзер булучы тугры калды. Аңа республика, район җитәкчеләре, депутатлар кушылды. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та районыбызда яшәүче берничә баланың Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Бу уңайдан район хакимиятендә матур чара үтте.
«Теләкләр чыршысы» акциясендә Разиф Галиевич Рания Бәширова, Дамира Газетдинова, Никита Морозның теләкләрен чынга ашырды. Район башлыгы балалар юллаган хатларны берничә көн элек Казандагы зур чыршыдан алган иде.
— Яңа ел бәйрәме — ул могҗизалар бәйрәме. Балачактан ук менә шул могҗизалы мизгелләр күңелләргә кереп кала. Шуңа да без балаларыбызның Яңа ел теләкләрен бик теләп тормышка ашырабыз. Аларның күңелләре шат булсын. Саулык, иминлек телим балаларыбызга. Матур балачак мизгелләре аларны гомер буе озата барып, киләчәктә зур эшләргә үссендерсен, — диде Разиф Кәримов, бәйрәм котлавын җиткереп.
Бәйрәм чарасында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы да котлады.
Фото Илнар Идиятовныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев