Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Теләк — уңышның яртысы

Зәебез талантлы яшьләргә бай. Ә бу язманың герое — шуларның берсе Карина Хәмитова.

Ул быел Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VI сыйныфын тәмамлады. Карина мәктәп тормышы турында илһамланып сөйли. Ул бик тә биергә ярата. Һәм бию белән өч яшеннән шөгыльләнә. Бию түгәрәген алып баручы Наталья Яковлевага сокланып һәм аны үрнәккә куеп, үз хыялларына омтыла. Үзен киләчәктә хореограф итеп күрә, әмма укыту белән генә чикләнмәскә дигән исәбе дә бар.

— Сәләт кешегә ачылырга ярдәм итә. Сәләтлеләр үзләренең фикердәшләрен табалар, әле үз осталыгын күрмәгән, потенциалын ачмаган кешеләр өчен этәргеч булып торалар, — ди Карина.

Моның өстенә әле ул чигәргә дә ярата. Кечкенә вакыттан ук әбисенең эшләренә сокланып, чигү белән шөгыльләнә башлый. Хәзер инде ул оста итеп кулъяулыкларга, сөлгеләргә, мендәр тышларына чигеп милли нәкышләр, бизәкләр төшерә.

Кул эшләренә хирыслыгы тагын бер яңа шөгыльгә этәрә. Анда һәрвакыт яңа, таныш булмаган әйберләр кызыксыну уята, аларны тирәнтен аңларга тели. Бу теләге Каринаны тегү дөньясына алып килә. Аның бу өлкәдә беренче адымнары алъяпкыч, эчке күлмәк, халат һәм башка кием-салым тегүдән башланып китә. Иң яратканы — уенчыклар тегү.

— Уенчыклар — фантазия һәм чынбарлык дөньясы арасындагы күпер, аңа иҗатчының җылылыгы һәм күңел хисе сеңдерелә. Кулдан ясалган һәр әйбер аны тудыручының күңел халәтен чагылдыра. Шуңа күрә, минемчә, мондый бүләкләр бик кадерле, — ди Карина.

Үзлегеннән үсү кызны флористиканың бер тармагы — "Свит-дизайн"га алып килә. Бу юнәлеш татлы ризыклардан бәйләмнәр ясауны күзаллый. Каринаның төрле конфетлардан, чупа-чупслардан ясалган букетлары бар.

— Мин белмәгән шөгыльгә тотынырга курыкмыйм. Минем өчен яңа ачышлар — үзенә күрә бер шатлык, килеп чыкмаса да, күңелем төшми, икенче юлы тагын ясап карыйм һәм ахыр чиктә теләгәнемә ирешәм. Сәләтле булу — яхшы, ә аның өстендә эшләү синең уңышыңны билгели, — ди ул.

Башкалар синнән көлер, сине кимсетер дип борчылырга кирәкми. Һәр кешенең үз фикере бар, аннан качып булмый, әмма ул фикерне күңелдән үткәрә белергә кирәк. Үзеңнең яраткан шөгылеңне ташларга ярамый.

Әлбәттә, якыннарның җылы сүзләре һәм ярдәме кул төшермәскә, алга атларга этәрә. Кешегә ышаныч сакланса, аңа яңа адымнар ясарга җинелрәк була, мотивация тагын да үсә.

Каринага да уңышлар телибез.

Рания Нәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев