Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Таулардан моң алган язучы ул Гурий Тавлин

24 ноябрьдә Зәйдә якташ язучыбыз Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.

Чараны Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырды. 

Кичәгә Казаннан якташыбыз, күренекле татар язучысы Рабит Батулла, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле,  Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, шагыйрә Луиза Янсуар, композитор-баянист Геннадий Максимов һәм башка бик күп күренекле шәхесләр килде. 

Тормышның төбеннән күтәрелгән язучы

Кичәдә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләп, зәйлеләрнең якташ язучы белән горурлануларын белдерде. 

-Әлеге истәлекле, матур кичәне уздыру - ул безнең уртак бурычыбыз һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәт белән тулган һәм үз вазифасына тугрылык үрнәге булган Гурий Тавлинга хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Күренекле якташыбызга багышланган  мәдәни чара   район тарихында  озак елларга  сакланырлык вакыйга булып калыр, - диде ул.

Людмила Белоусова чарага килүчеләргә, кичәне оештыруда ярдәм иткән район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

-Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Гурий Иванович Тавлин –  Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның 100 яшьлек юбилее да шушы елга туры килде. Бу елны аның юбилее белән тәмамлау -  безнең өчен зур дәрәҗә, - диде ул чыгышында.

Кичәнең сценарий авторы  - Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов. Ул Гурий Тавлинның тормыш юлын өйрәнү өчен язучының туган авылы Урта Баграж авылына килеп, авыл халкы белән аралашып, бик күп мәгълүмат туплаган.
Кичә барышында Гурий Тавлинның тормышның төбеннән күтәрелгән язучы булуы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Аның балачагыннан алып  сәяси репрессия корбаны булу мизгелләре тамашачыларны язучының тормыш һәм иҗат юлына бөтереп алып кереп китте. 

Нахакка тагылган гаеп

Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Урта Баграж авылында туган. Мәктәптә укыган елларында ук «Яшь ленинчы» газетасында беренче мәкаләсе («Галстуклар юк») һәм шигырьләре, студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре басылып чыга.

1943 елның февралендә  армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, 18 яшьлек егет фронтка китә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.Ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз» һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Әдәби иҗат белән чынлап торып мавыккан дүртенче курс студентын 1950 елның 23 гыйнварында кулга алалар. Ул, Совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. 4,5 ел ярым гомере сөргендә уза. Мәрхәмәтсез репрессия талант иясе Гурий Тавлинның яшьлек елларын гына сызып ташламый, ә аның әсәрләрен дә юкка чыгара. Шул чакта аның «Дунай дулкыннары» романы кулъязма килеш Татарстан дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан юк ителә.

1954 елның көзендә Гурий Тавлин өчен дә хакыйкать таңы ата – аның гаебе юклыгын таныйлар һәм иреккә чыгаралар. Институтны тәмамлап кулына диплом алса да, аны озак еллар укытучылык эшенә якын китермиләр. Унҗиде ел буена ул төзелештә, аннары республика һәм район газеталары редакцияләрендә, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, сәркатиб, Татарстан китап нәшриятында, Казан кинохроника студиясендә редактор була.  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Гурий Тавлин 1998 елның 17 февралендә вафат була. 

Гурий Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары белән киң катлам укучылар ихтирамын казана.

Халкыбыз аны онытмый

Гурий Тавлинның үзенчәлеге – ни сәбәп беләндер ул гаиләсен яшергән. Бәлки ул үзе дә нахакка кулга алынгач, шул рәвешле якыннарын берәр куркыныч хәл була калса дип саклап калырга теләгәндер... Кызы бар икәнлеге билгеле, әмма кызганычка каршы, авылдашлары аның кайда, кем булуын белми. Республика керәшен үзәге туганнарын эзләү белән мәшгуль. Кичәгә әзерлек барышында Гурий Тавлинның абыйсының оныгы белән элемтәгә чыга алганнар һәм бу көнне Пермь шәһәреннән Вячеслав бабасының Ватанына беренче тапкыр аяк басып, кичәнең кадерле кунагы булды. Ул шулай абыйсының якты хатирәләрен саклаган Зәй халкына, кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.  

Әлеге чара  гомере Ватанга карата саф мәхәббәт һәм хезмәткә тугрылык үрнәге булган кешегә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге иде. Гурий Тавлин үлемсез әсәрләр иҗат итеп, татар әдәбиятында үзенең эзен калдырды. Халкыбыз да аны онытмый: Зәй шәһәренең бер урамы Гурий Тавлин исемен йөртә. 2016 елның 28 декабрендә Урта Баграж мәдәният йорты бинасы диварына язучыга мемориаль такта куелды.

Кичә барышында Гурий Тавлинның әсәрләреннән өзекләр укылды, театральләштерелгән чыгышлар күрсәтелде. Чараны Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шамарданова алып бардылар.

Рабит Батулла:
-Гурий Тавлин белән мин балачактан ук таныш. Алар Түбән Биш мәктәбендә укыганда безгә абыем Исхакка ияреп Гурий Тавлин белән Аяз Гыйләҗев  кайтты. Гурийның “Сак белән Сок бәете”н керәшен вариантында җырлаганы исемдә калды, - дип Рабит Батулла хатирәләре белән уртаклашты һәм әлеге бәетнең керәшен вариантын курайда уйнап та күрсәтте. 

Рәмис Латыйпов:
-Мәктәптә укыганда ук Гурий Тавлинның әсәрләрен укып, кара, бу нинди мәгърур, авырлыклардан сыналмаган кеше, без аны белмибез дә, аның әсәрләре дәреслекләрдә дә юк дигән үкенеч килгән иде. Аның әсәрләрен күбрәк укысыннар, югалган әсәрләре табылсын иде. Кичәгә нинди исем бирәбез дигәч тә, мин “таулар моңы” дип тәкъдим иттем. Чөнки ул шундый моңлы Тавлин булган. Һәм аның туган авылы сихри авыл, мин авылдаш язучылары турында хатирәләр саклавы өчен аларга рәхмәт әйтер идем, - диде Рәмис Латыйпов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев