Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәүге сайлауда Россия Президенты өчен тавыш бирде

Зәйдән 18 яшен яңарак кына тутырган Артем Яшин сайлау хокукы бирелүне Россия Президентын сайлауларда катнашуы белән билгеләп үтә.

Артем шәһәрнең 6нчы мәктәбендә унберенче сыйныфта укый. Киләчәктә егет үз һөнәрен сәламәтлек сагы юнәлешендә күрә. Максаты - илебезнең лаеклы табибы булу.

— Киләчәк планнарыбызның тормышка ашуы өчен без - яшь кешеләргә имин, тотрыклы илдә яшәп, яхшы һөнәри белем алырга кирәк. Шуңа да мин бүген иң лаеклы кандидатка тавыш бирү өчен сайлау участогына килдем. Алга таба да Россиянең ныклы, көчле ил булачагына ышанам. Ә безнең буын аны яхшы итү өчен бөтен тырышлыгын куячак, — ди Артем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев