Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тату коллектив бердәм максат белән эшли

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы эшчеләре бүгенге көндә район юлларын төзекләндерү белән мәшгуль.

 Юлларның тузган өлешләре шактый. Технология буенча, чокыр урынын тигезләп кисеп, тузанын, вак ташларын өрдереп әзерлиләр. Аннары аңа кайнар асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар. Кайнар асфальт исә филиалның үз асфальт-бетон цехында эшләп чыгарыла.

Асфальт-бетон цехы 2015 елдан Зәй автомобиль юллары идарәсе филиалы базасында эшли. Узган ел цехта Зәй юлларын төзекләндерүгә 29 мең тонна асфальт ясап озатканнар. Цех сәгатенә 110 тонна чимал җитештереп эшләп чыгаруга сәләтле. Ул предприятиенең асфальт-бетонга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә.

Бүгенге көндә әлеге асфальт-бетон цехында 13 кеше эшли. Цех җитәкчесе Айвар Искәндәров җитәкчелегендәге бу коллектив асфальтны барлык таләпләренә туры китереп җитештерә. Алексей Каракаев, Рафаэль Мөсәгыйтов, Василий Краснов, Рәшит Әгъләмов - битум катнашмасы, Юрий Антонов, Руслан Носов асфальт массасы ясыйлар. Энергетик-мастерлары бүгенге көндә ил сагында: махсус хәрби операция зонасында.

- Цех эшчеләре асфальт-бетон катнашмасы әзерләү өчен материаллар кабул итү һәм саклау, вак таш һәм комны ваклау һәм сортларга аеру, материалларны бункерга кертү һәм дозалау, әзер продукцияне җыю, саклау һәм җибәрү белән бәйле технологик процесслар өчен җаваплы, - ди Айвар Искәндәров.

Цех башлыгы белдерүенчә, асфальт-бетон катнашмасы 30 минут эчендә әзерләнә. Асфальт җитештерү көзгә кадәр планлаштырылган, һава торышы юлларны ремонтларга мөмкинлек биргәндә цех эшләвен дәвам итәчәк.

Биредә шулай ук Юрий Антонов хезмәтен мактап телгә алалар. Ул һәр эшнең җаен, мәлен белеп башкара, диләр. Юрий Антонов Зәй юл филиалында 2000 елдан эшли.

- Мин асфальт-бетон катнашмаларын җитештерү процессын контрольдә тотам. Коллектив бездә тату, бердәм булып хезмәт куя, эшем миңа ошый, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек, - ди ул.

Территориядәге пөхтәлеккә игътибар итми мөмкин түгел. Заманча җиһазланган лабораториядә Газилә Гатина, Гүзәл Юнысова эшли. Юллар төзелешенең сыйфатын, юлларны ныклы итү һәм үзкыйммәтне киметү өчен заманча технологияләр һәм компонентлар куллану өлкәсендә тикшеренү эшләре башкару йөкләнгән аларга.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев