Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Тату гаилә» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Супер әни» исеме өчен көрәште

Балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган конкурс узды.

Әниләр көне  алдыннан «Супер әни» иҗади бәйгесендә «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүче алты баланың әниләре: Венера Гайнетдинова, Оксана Казаринова, Эльвира Комиссарова, Елена Кузьмина, Татьяна Медведева һәм Светлана Подкорытова катнашты. Алар барысы да бакчада эшләүче хезмәткәрләр. Жюрига үзләренең бар яктан сәләтле булуларын күрсәттеләр.

- Конкурс берничә этапта узды. Әниләр үзләре белән таныштырдылар, гаиләләре турында сөйләделәр. Алар өй эшләрен дә бик әйбәт башкардылар. «Кулинар көрәш» тә үзләренең уңган, оста куллы булуларын дәлилләделәр. Безнең хезмәткәрләр үз эшләренең осталары гына түгел, яраткан әни һәм  кадерле тормыш иптәше дә. Бүген үзара ярышып шуны исбатладылар,- ди бакча мөдире Мария Петрякова.

Конкурста җиңүче һәм "Супер әни" исеменә  Елена Кузьмина булды.  Ул кайгыртучан тормыш иптәше, өч батыр  ул әнисе. Балаларны бик ярата һәм  бакчада биш елдан артык эшли. Буш вакытларында бәйләү белән шөгыльләнә, ашарга пешерергә һәм сәяхәт итәргә ярата. Елена Кузьмина сүзләренчә, өч бала анасы булу – зур бәхет.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев