Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсендә – яңа җитәкче

Дмитрий Николаевич Шашин “Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Аңа-39 яшь.

Яңа җитәкчесе Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. Анда “электропривод һәм сәнәгать җайланмалары һәм технологик комплекслар автоматикасы” һәм “нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә икътисад һәм идарә"  белгечлекләре алган. Шулай ук ул Казан федераль университетының югары бизнес мәктәбендә квалификация күтәргән.

Дмитрий Шашинның хезмәт  юлы гади белгечтән топ-менеджерга кадәр үсеш алган.  Ул  эшче һәм электромонтер буларак хезмәтен  башлый, аннары эзлекле рәвештә төрле сервис компанияләрендә мастер, участок башлыгы вазифаларын башкара. Техник һәм икътисади белемнәрен берләштерү аңа “Татнефтедор” ҖЧШдә оештыру үсеше хезмәте җитәкчесе урынын биләргә, ә хәзер исә төп территориаль идарәләрнең берсен җитәкләргә мөмкинлек бирде.

Дмитрий Николаевич “Татнефтедор” ҖЧШ һәм “ТАГРАС-Холдин” ҖЧҖШ Мактау грамоталарына  һәм Рәхмәт хатларына ия.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев