«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы үз хәрбиләренә терәк булып тора
«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалыннан өлешчә мобилизация кысаларында да, контракт буенча да ил иминлеге сагында торган егетләр бар.
Зәй юлчылар коллективы предприятиедән мобилизация, контракт буенча алынган егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торып, аларга ярдәм итеп килә.
— Тепловизорлар һәм алар частьләре командованиесе соравы буенча кирәкле әйберләр «Татнефтедор» тарафыннан алынып, ялга кайткан егетләребезгә тапшырылды. Шулай ук Зәй УАДыннан ике хезмәткәребез контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китте. Аларга да баш предприятие тарафыннан 300 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде, — ди Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов.
Предприятиедә өлешчә мобилизация кысаларында һәм контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең эш урыннары саклана. Эш урыныннан мобилизация буенча китүче егетләргә беренчел мөһим әйберләр салынган рюкзак, кнопкалы телефон, фонарь, поход савытлары, перчатка, термокием һәм башкалар да бирелгән иде. Шундый ук ярдәм контракт буенча китүче егетләргә дә күрсәтелгән.
Предприятие коллективы хәрбиләрнең гаиләләрен дә игътибар үзәгендә тота.
«Алар белән хәбәрләшеп торабыз, ярдәм кирәк чакта булышырга тырышабыз. Безгә әлеге батыр егетләребез эш урыннарында да бик кирәк. Без аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!» — ди Фидаил Рурикович.
РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен сылтама: heroes-tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев