«ТАТМЕДИА» штаттан тыш хәбәрчеләр өчен конкурс уздыра
Бәйге татар һәм рус телләрендә үткәрелә.
«ТАТМЕДИА» АҖ «Татмедианың яңа исемнәре» конкурсын игълан итте. Аның максаты — Татарстан Республикасының шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре белән хезмәттәшлек итүче талантлы региональ штаттан тыш хәбәрчеләргә ярдәм итү.
Конкурста «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы белән гражданлык-хокукый килешү төзегән журналист материаллары әзерләү белән шөгыльләнүче физик затлар катнаша ала.
Бәйгегә эшләр 12 яшьтән өлкәнрәкләр гариза бирүчеләрдән кабул ителә. 12-17 яшьлек каләм тибрәтүчеләр — яшь штаттан тыш авторлар өчен номинацияләрдә, 18 яшьтән өлкәнрәкләр конкурсның калган номинацияләрендә катнаша. Конкурс шартлары белән тулырак "Татмедиа"АҖнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар 2024 елның 1 мартыннан 31 октябренә кадәр электрон рәвештә tatmedia123@rambler. ru. электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (843)-222-09-99.
Конкурска йомгак декабрь башында ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев