Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татлы продукция әзерләүчеләр

Шикәр кайнатучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесе шикәр чөгендере эшкәртеп продукция әзерләүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 24 ноябрьгә туры килә.

Зәй районында әлеге тармакта эшләүчеләр шактый, чөнки безнең төбәк шикәр җитештерү буенча Россиянең иң алдынгы биш заводының берсе булган предприятиягә ия.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, шикәр — 100 процент натураль продукт, ул табигый ясала. Шикәр татлы тамырга фотосинтез күренеше ярдәмендә туплана. Ә шикәр заводында шул чималны кайнатып, шикәрне сыгып чыгаралар. Зәй шикәр заводында исә озак еллар шушы һөнәргә тугрылыклы затлар хезмәт куя.

Зәй шикәр заводында хезмәт куючы Розалия Динмөхәммәтованың эш стажы — 32 ел.

Шикәр заводында хәзер иң кызган чор дип без эш кызулыгын гына түгел, температураның югары булуын да күздә тотып әйтәбез. Шикәр кайнату процессы югары температурада башкарылу сәбәпле, сезон вакытында хезмәткәрләргә тирләп-пешеп хезмәт куярга туры килә. Зур чаңнарда кайнау дәрәҗәсен компьютер аша күзәтеп, тиешле норманы контрольдә тотучы Розалия Динмөхәммәтова эшли торган бүлектә дә температура 37 һәм аннан да югары була.

«Эшем югары температура шартларында башкарылса да, мин инде моңа күнеккән. Иң мөһиме — башкара торган эшең сыйфатлы булсын. Сменалап эшләү сәбәпле, 12шәр сәгать вакыт заводта үтә. Биредә безнең хәзер заманча шартлар, шуңа да эш урынын икенче өем кебек күрәм», — дип елмая Розалия ханым.

Ул шикәр заводына 1992 елда килеп урнашкан. Чистай кызы Зәйгә килен булып килә һәм заводка эшкә керә. Башта көч күп сарыф ителә торган хезмәт башкарырга туры килә. Соңрак лабораториядә лаборант ярдәмчесе булып эшли. Хәзер исә ул дефекосатурация операторы вазифасында. Ягъни ул махсус аппаратлардагы чөгендер суын дефекацияләү һәм сатурацияләү (чистарту) процесслары белән шөгыльләнә. Аның төп бурычы — сокны киләчәктә шикәр җитештерү өчен катнашмалардан сыйфатлы чистартуны тәэмин итү. Розалия Вазыйх кызы — бу өлкәдә квалификацияле һәм зур тәҗрибәле белгеч.

— Заводка килеп урнашуым очраклы булмады, мин килен булып килгәндә биредә каенатам һәм иремнең туганы хатыны эшли иде. Аларның эш тәҗрибәсенә таянып, хезмәт нечкәлекләренә тиз төшендем, — ди ул.

Алар шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә шикәр заводыннан ерак түгел генә йортта яшиләр, эштән соң кайтып бакча эшләрен дә башкарырга өлгерә Розалия ханым. Тормыш иптәше дә хатынының сменалы эшен аңлап, аңа хуҗалык эшендә ярдәм итә. Шуңа да озак еллар дәвамында шикәр кайнату хезмәтендә эшләвен әйтә Динмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев