Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татьяна Тумакова: «Кул эше мине дәвалый»

Зәйдә яшәүче Татьяна Тумакова төрле тукымалардан курчаклар, уенчыклар тегә. Аның коллекциясендә бүген меңгә якын иҗат эше бар. Аларны ул җитен тукымадан, фетрдан, хәтта ташландык материаллардан да ясый.

Үзенчәлекле һөнәр белән Татьяна Тумакова 10 ел элек, лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлаган. Өстәвенә кулындагы тамырларына операция дә кичерә, шуңа да аңа янәдән бармакларын хәрәкәтләндерергә өйрәтергә кирәк була. Кул эше белән шөгыльләнү тиз арада тернәкләнергә ярдәм итә. Останың уенчыкларының күпчелеге фетрдан. Шаян песиләр, куяннар, тычканнарны кулга алу белән аларга әле берничә минут карап торасың. Кечкенә генә уенчык берничә төсле тукыма кулланылып ясалган, күзләре тегелгән.

Фетр уенчыклар тегәргә хатын-кыз оныгын да өйрәткән. Шулай итеп әби кеше аны «телефон» чиреннән коткарган. Татьяна ханым 5 оныгын да үзе ясаган курчак, уенчыклар белән тәэмин итеп тора. Шунысы да кызыклы, балалар кулдан эшләгән уенчыкларны, кибетнекеннән яратыбрак саклый икән. Иң кечкенә балалар өчен ул кыңгырау-курчаклар тегә. Аны селкеткән саен курчак чыңгылдый һәм аны бишекләргә дә элеп куярга була.

«Ә менә фетрдан ясалган уенчыкларны нәниләргә бирергә ярамый, чөнки җебе чыгарга мөмкин. Кечкенәләргә биргән уенчыкның шулай ук күзләре дә ябыштырылган түгел, ә каты итеп тегеп куелган булырга тиеш», — ди оста.

Күптән түгел Татяна ханым «обережная» ягъни саклый торган курчаклар да ясаган. Аларны иҗат иткәндә бер энә дә кулланылмый. Тукыманы кеше формасына охшатып урап куярга кирәк. Ә кулларын дога кылган кебек җеп белән бәйләргә. Борынгы вакытта әлеге курчакларны иконалар янына да куйганнар, дип уртаклашты оста.

Иске юрган, мендәр тышларын акрил буяулар белән буяп хатын-кыз «чердачный» уенчыклар да ясый. Аны ясаганда тукыманы чәй яки кофега мансаң, хуш исе әле озак килеп торачак икән. Тагын бер юнәлеш — ул өй ияләрен ясау.

«Монда инде бик игътибар һәм ясаган кешегә хөрмәт белән эшләргә кирәк. Өй иясен ясаганда кешеләргә нәрсә теләсәң, шуларны салып эш итәсең. Мисал өчен акча, бодай, төрле орлыклар», — ди Татьяна Тумакова.

Бар белгәннәрен оста башкалар белән дә бүлешкән. Чаллы шәһәрендә ике ел балаларны укыткан. Аның түгәрәгенә аеруча шук, бер урында утырырга яратмаган балаларны алып килә торган булганнар. Кул белән тегеп утырып аларның тәртипләре яхшы якка үзгәргән. Үзе яшәгән Мирный бистәсе мәдәният йортында да осталык дәресләре күрсәткән булган. Бүген аның коллекциясендә меңгә якын уенчык һәм курчак.

«Кул эше мине дәвалый, бөтен дөньямны онытып иҗатка чумам, җаным тынычлана», — дип уртаклашты хатын-кыз. Иҗат җимешләрен Татьяна Тумакова шәһәр күләмендә оештырылган күргәзмәләрдә дә тәкъдим иткән. Очрашкан һәрбер кеше миннән уенчыксыз китми, ди ул. Хәзер оста яңа юнәлеш үзләштерә башлаган. Консерва калайларыннан бакча өчен төрле фигуралар ясауга керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев