Татарстанның яшь парларына туй үткәрү өчен 100 мең сумлык грант бирәләр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бөтен ил өчен уникаль булган «Татарстанның яшь парларына грантлар» социаль проекты гамәлдә.
Проектның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә. Аның нигезендә 2025 ел ахырына кадәр республиканың никахлашучы яшь парларына финанс ярдәме күрсәтелә.
Һәр грантның күләме 100 мең сум тәшкил итә. Акчалар бары тик билгеле бер тематик форматта бәйрәм тантанасын оештыру өчен генә каралган, бу туйның ир белән хатын тормышының мөһим этабы буларак әһәмиятен ассызыклый.
Грантларны түбәндәге критерийларга җавап бирүче яшь гаиләләр ала:
- никахны Татарстан Республикасы ЗАГС органнарында теркәү;
- 35 яшькә кадәр булганнар;
- парның Татарстан территориясендә гариза бирү алдыннан кимендә өч ел яшәве.
Зәй ЗАГС хезмәте мәгълүмате буенча әлегә безнең яшь парлар арасында бу грантка дәгъва итүчеләр булмаган.
“Грант гамәлгә кергән җәй уртасыннан алып без үзебездә никахлашучы яшьләргә мондый мөмкинлек булуы турында хәбәр итеп карадык, тик әлегә кадәр аны алырга теләүчеләр булмады. Югыйсә, бу туй чыгымнарын каплау өчен менә дигән мөмкинлек. Дөрес, аның критерийлары бар, әмма ул таләпләр үтәлмәслек түгел. Грант акчаларын яшь пар никахны теркәү өчен мәйданчыкны арендага алуга, мәйданчыкны бизәүгә, чараны музыкаль озатуга, артистларны чакыруга, туй костюмнарына, полиграфия һәм сувенир продукциясе әзерләүгә һәм башка оештыру чыгымнарына юнәлтә ала. Яшь парга гаризага видеопрезентация, иҗади тасвирлама һәм булачак тантанага чыгымнар сметасын беркетергә кирәк булачак. Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. ”, - ди Зәй ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев