Татарстанның электрон мактау тактасында 15 меңнән артык исем кертелә
Татарстанда электрон мактау тактасы август башында эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры эфирда хәбәр итте.
«Һәр заманның үз геройлары. Бүген геройлар вакыты җитте. Болар – фронтларда җиңү яулаучылар, махсус операциядә катнашучылар һәм предприятиеләрдә – төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр», – дип сөйләде министр.
Проектны формалаштыруда 4 900 предприятие катнашкан. Бүген анда 15 346 кеше тәкъдим ителгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылачак.
Электрон мактау тактасы быелның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган иде. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев