Татарстанның 35 мәктәбендә агротехнология классы ачылачак
2025 елда бу юнәлештәге сыйныфлар 14 район мәктәбендә эшли башлаган.
Ә 2026 елда 16 шәһәр-район мәктәпләрендә тагын 35 агротехнология сыйныфы ачылачак.
Бу хакта фермерлар ассоциациясе съездында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу адым «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты составына керүче «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Максат – табигый фәннәр һәм төгәл дисциплиналарны тирәнтен өйрәнеп, профильле белем бирүнең заманча моделен кертү.
Яңа модель мәктәпләр, аграр көллиятләр, югары уку йортлары һәм булачак эш бирүчеләр арасында тыгыз хезмәттәшлек булдыруны күздә тота.
Агротехнология сыйныфлары Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары мәктәпләрендә барлыкка киләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев