Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә 500дән артык медицина хезмәткәре социаль түләүләр алды

2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды, шуларның 521е Зәй районы сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр.

Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык түләү күчерде, әлеге сумманың 38 миллион 31 меңнән артыгы Зәй районына туры килә. «Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

"Ә Зәй районында хезмәт куючы сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче 521 кешегә 5617шәр сум түләүләр башкарылды", - дип ассызыклады Социаль фондның Зәйдәге клиентлар үзәге җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Түләү федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне мәгълүмат кабул
ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев