Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бүген БДИ тапшырды

Бүген, 8 июньдә, чыгарылыш сыйныф укучылары профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан бирде.

Ул барча мәктәпне тәмамлаучылар өчен мәҗбүри һәм урта гомуми белем алу турындагы аттестатлы булу өчен кирәк. Аттестат алу өчен профильле математикадан минималь чик – 27 балл, база дәрәҗәсендәге математикадан – «3»ле билгесе.

8 июньдә профильле математика буенча БДИны 9 597 быелгы чыгарылыш укучысы, база дәрәҗәсендәге математика буенча 6 708 укучы тапшырды. 

Имтихан үткәрү өчен 100 пункт оештырылган: шуларның 86сы – гомуми белем бирү оешмалары базасында, 14е – өйдә үткәрелә торган пунктлар. Барлыгы 1 219 аудитория җәлеп ителде.

Профильле математика буенча БДИның дәвамлылыгы – 3 сәгать 55 минут, база дәрәҗәсендәге математика буенча – 3 сәгать.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен профильле математика буенча имтихан 5 сәгать 25 минут, база дәрәҗәсендәге математика буенча 4 сәгать 30 минут дәвам итә.

Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен (телефон, башка җайланмалар, шпаргалкалар куллану һәм башкалар) аудиториядән чыгарылган һәм нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган катнашучылар бу фән буенча БДИны киләсе уку елында гына тапшыра алачак.

Математика буенча минималь балл чиген үтә алмаган, әмма рус теле буенча уңай нәтиҗә алган чыгарылыш укучылары математикадан БДИны 23 июньдәге резерв көнендә яңадан тапшыра ала. Укучы гаризасы нигезендә математика дәрәҗәсен (профильле яки база) үзгәртергә дә мөмкин.

Математика буенча нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр (бер фән буенча) моны 9 июльдәге өстәмә көндә эшли алачак. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарыла.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев