Татарстанлыларны телетапшырулар да сезонлы комачаулыклар булырга мөмкинлеге турында кисәтәләр
27 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында 11:33 тән 12:42 сәгатькә кадәр Татарстан өсте күгендә «көзге кояш интерференциясе» күзәтеләчәк .
Бу күренештә кояш нурланышын чыгарган радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин. Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе сурәт сыйфатында үзгәрешләр күрмәячәк. Кайбер очракларда картинканың вакытлыча кыска вакытлы туктап калуы, тулысынча югалуы мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы берничә секундтан биш минутка кадәр булырга мөмкин. Интерференция мизгелләре графигы РТРС сайтында "Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү» бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телетамашачылар кабинетында (https//online.rtrn.ru/) бастырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев