Татарстанлыларны июньдә ике кыска эш атнасы көтә
Июньдә Татарстанда яшәүчеләрнең берьюлы ике кыска эш атнасы һәм ике кыскартылган эш көне булачак. Бу хакта республиканың җитештерү календаре сөйли.
Июньнең беренче эш атнасында татарстанлылар дүрт көн эшләячәк. Бу республикада җомга көнне, 6 июньдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән бәйле. Моннан тыш, 5 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Җәйнең беренче аеның икенче эш атнасы тагын да кыскарак – өч көн булачак. 12 июньдә татарстанлылар Россия көне уңаеннан ял итәчәк, ә 13 июньдә – 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле. Шулай ук 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев