Татарстанлыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ничек тикшерергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина: “Татарстан халкы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала дип белдерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында "гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр" бүлегендә “коммуналь түләүләр калькуляторы” бар. Бу мәгълүмат, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең үсешен билгеләнгән чикләүләргә туры килүен онлайн-тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә, – диде ул «Татар-информ» га биргән интервьюсында.
Лариса Хәбибуллина калькуляторның исәпләү нәтиҗәләре мәгълүмати характерда булуын һәм түләү документы булмавын билгеләп үтте. Мәгълүматлар төрле булган очракта, кешеләр өстәмә аңлатмалар алу өчен хисап үзәкләренә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать итә алалар.
Фото "Татар-информ"нан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев