Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлыга алимент буенча ярты миллион бурычы өчен карар чыгарганнар

Татарстанның Яңа Чишмә райоынында 39 яшьлек шул район кешесенә хөкем карары чыгарылган.

ТР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу ир-атны алимент түләмәүдә гаепле дип табалар, аның гомуми бурычы 495 мең сум тәшкил итә.
Узган елның май-сентябрь айларында ир-ат балаларына матди яктан берничек тә ярдәм итмәгән. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Аңа ике ел шартлы сынау срогы белән 10 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган.

Фото "Татар-информ"нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев